tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти имамнарны җомгаларны 10-15 минутка кадәр кыскартырга чакырды
Мөфти имамнарны җомгаларны 10-15 минутка кадәр кыскартырга чакырды

Мөфти имамнарны җомгаларны 10-15 минутка кадәр кыскартырга чакырды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Инстаграмм челтәрендәге @kamilhazrat аккаунтында имамнарга һәм Татарстан Республикасында Ислам динен тотучы мөселманнарга мөрәҗәгать итте һәм мәчетләрдә коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору чаралары турында искә төшерде. Камил хәзрәт үзенең мөрәҗәгатендә дин кардәшләребезне коронавирусның кискен таралып китү куркынычы әле һаман да саклануы турында кисәтте һәм хәзрәтләрне җомгаларның дәвамлылыгын 10-15 минутка кадәр кыскартырга чакырды. Камил хәзрәт болай дип билгеләп үтте:

“Хөрмәтле хәзрәтләр, мөхтәрәм җәмәгать! Кызганычка каршы, коронавирус инфекциясенең кискен таралып китүе куркынычы әле һаман да саклана. Мәчетләрне моның сәбәбе булудан саклыйк! Шуңа күрә җомга намазларын, 10-15 минуттан да арттырмыйча, тәмамларга чакырам. Чир йогудан шикләнгән кардәшләргә исә, фарыз намазын укып, сәлам биргәннән соң, кайтып китүе хәерле булыр, дип уйлыйм. Һәм кабат исегезгә төшерәм: мәчетләрдә битлекләр һәм шәхси намазлыклардан файдаланыгыз! 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм сәламәтлегенә зыян килер дип курыккан, иммунитеты какшаган кешеләргә, гомумән, мәчетләргә барудан тыелып торырга киңәш ителә. Сакланганны Аллаһ саклар!”

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*