tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфтият вәкилләре катнашында “Рамазан – 2020” темасына интернет-конференция узачак
Мөфтият вәкилләре катнашында “Рамазан – 2020” темасына интернет-конференция узачак

Мөфтият вәкилләре катнашында “Рамазан – 2020” темасына интернет-конференция узачак

Иртәгә, 17 апрельдә, «БИЗНЕС Online» электрон газетасы мәйданчыгында “Рамазан – 2020” темасына онлайн-конференция узачак. Дин кардәшләребезнең һәм газетаның башка укучылары сорауларына Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте вәкилләре – Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Нәзарәтнең Голамәләр шурасы гыйльми сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев һәм Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбәраков җавап бирәчәк. Хәзрәтләр якынлашып килүче быелгы Рамазан аеның  үзенчәлекләре, аны Татарстанда уздыру тәртибе, ураза тоту, тәравих намазларын башкару, сәдака һәм зәкят түләү кагыйдәләре, хәйрия чаралары һ.б. турында сөйләп китәчәк. Кызыксындырган сорауларны газета сайтында калдырырга мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*