tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфтиятнең яшьләр сәясәте тәҗрибәсе Кемеровода узган динара форумда тәкъдим ителде
Мөфтиятнең яшьләр сәясәте тәҗрибәсе Кемеровода узган динара форумда тәкъдим ителде

Мөфтиятнең яшьләр сәясәте тәҗрибәсе Кемеровода узган динара форумда тәкъдим ителде

3-6нчы ноябрьдә Кемеровода “Себер: диалог киңлеге” дип исемләнгән беренче динара яшьләр форумы узды.

Форум эшендә төрле дин вәкилләре, шул исәптән ТР Диния нәзарәте белгечләре дә катнашты. Форум мәйданчыкларында Татарстан мөфтиятенең яшьләр сәясәтен тормышка ашыру тәҗрибәсе тәкъдим ителде. “Чиста мәчет”, “MuslimQuiz” кебек проектлар мисалында форумда катнашучылар Татарстан мөфтиятенең мөселман яшьләре белән эш алып бару һәм аларны өммәт файдасына төрле социаль чараларга җәлеп итү буенча күпкырлы эшчәнлек белән танышты.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белгече Лилия Ильясова мөселман яшьләре форумнарын оештыру тәҗрибәсе турында сөйләде. Аерым алганда, ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган XIV Бөтенроссия мөселман яшьләре форумына тукталды. Билгеле булганча, җәйге форум социаль проектлар булдыру һәм аларны гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр мәйданчыгы булды, ягъни яшьләрне Россия мөселман җәмәгатьчелеге тормышындагы төрле мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы социаль стартапларны идеядән алып грантлар алу конкурсында катнашу мөмкин булган проектка кадәр оештырырга өйрәтте.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, “Себер: диалог киңлеге” форумының икенче көне динара диалогка һәм социаль проектлауга багышланды.

Кемероводагы Форум “2022нче елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча төп чаралар планы”на кертелгән “Болгарлар – көнчыгышка юл” проекты кысаларында үткәрелде.
Аны Россия мөселманнары Дини җыены, Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, Кемерово өлкәсе Хөкүмәте Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды белән берлектә оештырды. Оештыручылар чакыруы буенча, Кемеровога Себернең төрле төбәкләреннән дини оешмаларның яшь активистлары килде.

Экспертлар һәм форумда катнашучылар яшьләр даирәсендә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайга салу, дини яшьләр арасында дуслык элемтәләрен ныгыту һәм Себер федераль округында экстремизм һәм террорчылык идеологиясе таралуга каршылык тудыру турында сөйләделәр, социаль әһәмиятле проектларны язарга, якларга һәм тәкъдим итәргә өйрәнделәр.

Чараның спикерлары арасында Татарстан мөфтиятенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Казан ислам университеты мөгаллиме Әхмәд Әбу Яхъя да бар иде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*