tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган белән очрашты
Васил Шәйхразыев Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган белән очрашты

Васил Шәйхразыев Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган белән очрашты

Ибн Халдун Университеты Попечительләр советы рәистәше, Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган Казан шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында Казан университеты ректоры Ленар Сафин белән очрашты. Очрашу барышында алар алдагы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та катнашты. Ул Билал Эрдоган белән 2023 нче елда Төркиянең Искешәһәрендә Сабан туе үткәрү хакында сөйләште. Билал Эрдоган Сабантуйга әзерлек барышында һәм аны үткәрүдә ярдәм күрсәтәчәген белдерде.

8 ноябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Билал Эрдоган белән Казан Кремлендә очрашкан иде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*