tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфтияттә тугызынчы тапкыр “Ислам. Беренче адымнар” проекты ачылды
Мөфтияттә тугызынчы тапкыр “Ислам. Беренче адымнар” проекты ачылды

Мөфтияттә тугызынчы тапкыр “Ислам. Беренче адымнар” проекты ачылды

12нче мартта, Казанда Нәзарәтнең иң мөһим проектларыннан берсе – намаз укырга өйрәтү һәм Ислам нигезләре белән таныштыру буенча чираттагы “Ислам. Беренче адымнар” дип исемләнгән кыска вакытлы курслар башланды. Иртән Татарстан мөфтиятенең конференц-залында дәресләрне үткәрү өчен җаваплы затлар һәм остазлар катнашында укуларны ачып җибәрү тантанасы үткәрелде. Тугызынчы тапкыр үткәрелүче проектта катнашучыларга үгет-нәсыйхәт сүзләрен Нәзарәтнең дәгъват бүлеге баш белгече Гали хәзрәт Ибодов җиткерде. 2018 елдан Татарстан мөфтиятенең социаль бүлеге тарафыннан оештырылучы чираттагы намазга өйрәнү дәресләренә 111 кеше язылды. Быелгы шәкертләрнең дә күпчелеген гүзәл затлар тәшкил итә: 92 хатын-кыз һәм 19 ир-ат.

Һәр елдагыча, курсларга йөрүчеләр 7 дәрестә (атнасына бер тапкыр) намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә алачак. Шунысын билгеләп узарга кирәк, башка еллардан аермалы буларак, быел дәресләр узу вакыты Рамазан-шәриф аена туры килә. Шуңа оештыручылар аңлатып үткәнчә, беренче һәм икенче дәрес тәһарәт алу һәм намаз тәртипләренә багышланса, ураза алдыннан 26нчы мартта узачак дәресне ураза тоту кагыйдәләренә багышлау ниятләнә. Аннан соңгы калган дәресләрдә намаз уку кагыйдәләрен өйрәнү дәвам иттереләчәк, гакыйдә нигезләре, хәләл һәм хәрәм төшенчәләре аңлатылачак. Соңгы – 7нче дәресне – 23нче апрельдә татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, Коръән уку һәм ифтар кылу мәҗлесе форматында тәмамлау көтелә.

Бүген катнашучыларны сәламләп, Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова җиде атна дәвамында дәрес бирәчәк остазлар һәм дәресләрне үткәрү тәртипләре белән таныштырды, намаз укуның һәм намаз укырга өйрәнүнең әһәмиятенә тукталды. Ул ассызыклап узганча, Нәзарәт тарафыннан оештырылучы “Ислам. Беренче адымнар” проекты халык арасында тиз арада популярлык казанды. “Без аны бер көндә намаз укырга өйрәтәбез дип башлаган идек. Ләкин соңрак тәһарәт алу, Пәйгамбәребез  ﷺ тормышы, гакыйдә һ.б. турында сөйләүнең мөһимлеген аңладык һәм 7 дәрестән торган файдалы, кирәкле проект килеп чыкты. Без аны һәр елны язын һәм көзен үткәрүне гадәткә керттек”, – дип искәртеп узды. Укучылар остазлардан теоретик белемнәр алудан тыш, тәһарәт алу һәм намаз укуны практик яктан да башкарып күрсәтәчәк. Дин нигезләрен үзләштерүне җиңеләйтү максатыннан, проект тормышка ашырыла башлаганнан тупланган тәҗрибәне файдаланып, укучыларга социаль бүлек хезмәткәрләре әзерләгән эш дәфтәрләре таратылды. Алар татар һәм рус телләрендә, дәресләр дә укучыларның үтенечен исәпкә алып ике телдә алып барылачак.

Ислам нигезләрен, намаз уку тәртипләрен өйрәнергә ашкынып килгән укучыларга беренче дәрестә вәгазь-нәсыйхәт сүзләре белән Гали хәзрәт Ибодов мөрәҗәгать итте. Ул Аллаһны тану, Аңа гыйбадәт кылу, бу дөнья һәм ахирәт тормышының аермалары, Аллаһның гөнаһларны гафу итүе һ.б. турында сөйләде. Намазга басуның мөһимлеген билгеләп, ул: “Бу дөньяда беренче уңышка ирешү – ул намаз. Бу дөньяның бәхет ачкычы – намаз. Җәннәткә беренче юл – намаз. Җанның тынычлыгы – ул намаз. Ә беренче намаз – ул гөнаһлардан котылу”, – дип билгеләп үтте. Вәгазьдән соң укучылар Гали хәзрәт җитәкчелегендә бергәләп шәһадәт кәлимәсен әйтте һәм дәресләргә кереште.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, намаз уку дәресләренә килүчеләр арасында гаиләләре белән язылучылар да бар иде. Иң яшь укучыга 18 яшь булса, проектта катнашучы иң өлкән укучы Яшел үзән районы Усаклык (Осиново) авылыннан килгән булып чыкты. 70 яшьлек Илгизәр Бәдретдинов кызыксынып проектта катнашырга килгән, курслар үткәрелү хакында ул “Безнең гәҗит” газетасыннан укып белгән. Илгизәр абый хәзерге вакытта Усаклык (Осиново) бистәсе “Әл-Ислах” мәчетендә әдәп-әхлак, татар тарихы һәм мәдәниятенә багышланган очрашулар оештыру белән шөгыльләнә. Ул шундый файдалы курс өчен Нәзарәт вәкилләренә, остазларга рәхмәтләрен белдерде.

Бүген ир-атлар Галиев мәчетендә, ә хатын-кызлар нәзарәтнең конференц-залында белем алырга кереште. Беренче дәрес тәһарәт алу темасына багышланды. Катнашучылар өйлә намазы алдыннан белемнәрен практик яктан да ныгытты – остазларына дөрес итеп тәһарәт алып күрсәтте. 7 дәрес дәвамында барлыгы 10 остаз – мөселман яшьләре активистлары белем бирәчәк. Оештыручылар ассызыклап узганча, бүген килә алмаганнар яки белмичә калучылар дәресләргә киләсе атнадан кушыла ала.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла.

Дәресләр шимбә көннәрендә иртәнге сигездән (08.00) көндезге уникегә кадәр (12.00) Казанның Галиев мәчетендә (Габдулла Тукай урамы, 40) узачак.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъват эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырыла башлады. Сигез сезон дәвамында әлеге курсларда 750гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*