tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ихтыяҗлары өчен сәдака җыю игълан ителә
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ихтыяҗлары өчен сәдака җыю игълан ителә

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ихтыяҗлары өчен сәдака җыю игълан ителә

Казанның мәшһүр “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ихтыяҗлары һәм кирәк-яраклар өчен акча җыю игълан ителә. Хәзерге вакытта Татарстанның иң борынгы дини уку йортларының берсендә иллегә якын мөгаллим һәм хезмәткәр эшли, 3 бина гамәлдә. Мөселман кардәшләрдән җыелган матди ярдәм мәдрәсәдәге уку-укыту барышын тәэмин итү өчен һәм биналарны өчен тотылачак. Хәйрия ярдәмен кабул итү вакыты чикләнмәгән, аны ел дәвамында түләргә мөмкин. Әмма Рамазан аенда бирелгән сәдака аеруча саваплы булып санала.

Барлык сораулар белән +7 917 261-93-19 телефоны буенча мәдрәсә җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать итәргә була.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*