tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре БИА вәкиле белән очрашты
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре БИА вәкиле белән очрашты

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре БИА вәкиле белән очрашты

31 нче гыйнвар көнне «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре Болгар ислам академиясенең абитуриентларны кабул итүне оештыру һәм белем алып чыккан белгечләрне эшкә урнаштыру бүлеге башлыгы — кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Айдар Карибуллин белән очрашты. Укучылар белән очрашуга аны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чакырды.

Айдар хәзрәт студентларга тәфсилләп Болгар ислам академиясе эшчәнлеге, аның абруйлы мөгаллимнәре һәм укучылары, академиядә алып барыла торган фәнни эшчәнлек һ.б. турында сөйләде. Ул шулай ук шәкертләргә БИАга кабул итү тәртипләре, әзерлек юнәлешләре һәм биредә белем алуның өстенлекләре хакында мәгълүмат бирде. Кунак билгеләп үткәнчә, Болгар ислам академиясе Россиядә ислам фәннәре магистры һәм докторы исемен бирә торган бердәнбер югары уку йорты булып тора.

Айдар Карибуллин Россиядәге ислам галимнәре арасында БИАны тәмамлаучылар булуын әйтеп, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да ислам фәннәре докторы булуын искәртте. Билгеле булганча, 2022 ел ахырында мөфти хәзрәт ислам фәннәре докторы дәрәҗәсен алу өчен “Татар дин галимнәренең Коръән фәннәрен һәм Коръән расмын (язу кагыйдәләрен) өйрәнүгә керткән өлеше” дигән темага диссертация яклады.

БИА вәкиле студентларны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлап чыкканнан соң  Болгар ислам академиясендә укуларын дәвам итәргә чакырды. «БИА — Россиядә ислам мәгарифенең иң югары баскычы, шуңа күрә без дин әһелләренең ислам белемен мәдрәсәдән башлап академиягә кадәр алсын өчен тырышабыз», – диде А.Карибуллин. Ул шулай ук БИАга керү имтиханнарына кадәр абитуриентлар өчен җәйге әзерлек мәктәбе эшләвен хәбәр итте.

Айдар хәзрәт сүзләренчә, БИАда бүгенге көндә Россиянең 26 төбәгеннән һәм 5 чит илдән һәм БДБ илләреннән 114 студент белем ала. Ел саен география киңәя бара: вузга Дагыстан, Ингушетия, Кабарда-Балкария, Башкортстан, Әстерхан, Оренбург һәм Чиләбе өлкәләреннән студентлар килә.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*