tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мөхәммәдия” шәкертләре – Г.Тукай исемендәге XI Халыкара шигырь укучылар бәйгесе җиңүчеләре
“Мөхәммәдия” шәкертләре – Г.Тукай исемендәге XI Халыкара шигырь укучылар бәйгесе җиңүчеләре

“Мөхәммәдия” шәкертләре – Г.Тукай исемендәге XI Халыкара шигырь укучылар бәйгесе җиңүчеләре

16-нчы апрельдә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре Габдулла Тукай исемендәге XI Халыкара шигырь укучылар бәйгесендә катнашты. Бәйге Казанда Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында узды. Конкурсны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының Театр эшлеклеләре берлеге һәм Татар федераль милли-мәдәни автономиясе оештырды. Бәйгедә барлыгы 500-гә якын I-XI сыйныф укучылары, һөнәри уку йортлары студентлары чыгыш ясады, шуларның 148се Россиянең 15 төбәгеннән килүчеләр булды. Быелгы бәйге Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап оештырылды.

Шигырь сөйләүчеләргә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендәге жюри бәя бирде.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең II курс шәкерте Алсу Шәрәфетдинова “Үзе иҗат иткән шигырь” номинациясендә III дәрәҗә дипломга лаек булды. Ул “Шыгырданым” исемле шигыре белән чыгыш ясады.

Шулай ук көндезге бүлектә укучы III курс шәкерте Шамил Казаев бәйгенең махсус бүләгенә лаек булды.

Бәйге нәтиҗәләре буенча оештыручылар тарафыннан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе коллективына рәхмәт хаты тапшырылды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*