tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөхәммәт Мәһдиевның «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча кино төшереләчәк
Мөхәммәт Мәһдиевның «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча кино төшереләчәк

Мөхәммәт Мәһдиевның «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча кино төшереләчәк

Мөхәммәт Мәһдиевның «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча кино төшереләчәк. Бу яңалыкны Татарстан кинематографиясе эшчәнлегенә ел нәтиҗәләре ясаганда Миләүшә Айтуганова әйтте.

«Бу минем өчен бик шатлыклы хәбәр. Мин татар классикасын экраннарга чыгару буенча эш алып барам. Мәдәният министрлыгының безгә шушы мөмкинлекне бирүе билгеле булды», — диде «Татаркино» оешмасы генераль директоры Миләүшә Айтуганова.

«Без — кырык беренче ел балалары» — кинопродюсер Миләүшә Айтуганованың татар классик әсәрләрен экранлаштыру проектының дәвамы булачак.

Фильм проекты «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау дәүләт программасы»на кертелгән. Фильм бары тик татар телендә булачак.

Әлегә фильмның киносценариесе дә, аны кем төшерәсе дә билгеле түгел. Әмма матбугат конференциясендә катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты, артист һәм кинорежиссёр Рамил Төхфәтуллин, кино һәм театр артисты Ирек Хафизовлар әлеге проект белән кызыксынуларын яшермәделәр. Тәкъдим булган очракта алар алынырга әзер.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*