tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөхәммәтшин депутатларны тарихи һәйкәлләрне төзекләндерүне контрольгә алырга чакырды
Мөхәммәтшин депутатларны тарихи һәйкәлләрне төзекләндерүне контрольгә алырга чакырды

Мөхәммәтшин депутатларны тарихи һәйкәлләрне төзекләндерүне контрольгә алырга чакырды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин юбилей даталары алдыннан, тарихи һәйкәлләрне саклауның әһәмиятенә тагын бер мәртәбә игътибар итсеннәр өчен, республиканың шәһәр һәм район башлыкларына хат юллады. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ике мөһим вакыйгалар — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итәргә санаулы көннәр калып бара. Барлык муниципаль берәмлекләр, предприятие һәм оешмалар, иҗтимагый берләшмәләр аларны әзерләү эшенә җәлеп ителгән. Быел бүгенге көндә дә исән-сау ветераннарга, шулай ук сугыш һәм хезмәт геройларының исемен мәңгеләштерүгә аерым игътибар бирелә», — диелә мөрәҗәгатьтә.

Парламент башлыгы ил һәм республика тарихы белән бәйле һәйкәлләр һәм истәлекле урыннарны төзекләндерү мәсьәләләрен комплекслы төстә хәл итү кирәклегенә игътибар юнәлтте. Биредә ТАССР төзелү һәм формалашу, Бөек Ватан сугышы чоры вакыйгаларына кагылышлы мемориаль корылмалар, Бөек Ватан сугышы геройлары һәм Татарстан үсешенә сизелерлек өлеш керткән кешеләрнең каберләрен саклауга юнәлдерелгән ремонт-торгызу эшләре, алар хөрмәтенә аталган урам һәм мәйданнарны төзекләндерү хакында сүз бара.

Әлеге эш Май бәйрәмнәренә төгәлләнергә тиеш, дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.
Моннан тыш, ТР Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан кабул ителгән карарда муниципалитетларга республикада гамәлгә ашырыла торган «Ватан геройлары» иҗтимагый проекты кысаларында һәлак булган яки үлгән каһарманнарның истәлеген мәңгеләштерү белән бәйле эшләрне төгәлләү буенча тиешле чаралар күрергә, шулай ук ветераннарга социаль-көнкүреш һәм башка мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтү эшен дәвам итәргә киңәш ителә.

Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль совет депутатларын парламентның инициативасын хупларга һәм әлеге эшне шәхси контрольгә алырга чакырды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*