tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөхетдин Корбангалиевның 150 еллык юбилее уңаеннан чаралар башланды
Мөхетдин Корбангалиевның 150 еллык юбилее уңаеннан чаралар башланды

Мөхетдин Корбангалиевның 150 еллык юбилее уңаеннан чаралар башланды

21 ноябрь көнне, Казанда тел галиме, профессор, күп санлы татарча дәреслекләр авторы, Хезмәт Батыры Мөхетдин Корбангалиевның 150 еллык юбилее уңаеннан чаралар башланды.

Иртәнге якта аның оныклары, нәсел дәвамчылары, якташлары, галимнең бай мирасын өйрәнүче татар зыялылары Татар зиратында булдык. 1941 елның 3 июнендә вафат булган Мөхетдин Корбангалиевның кабере Тукай һәм Хөсәен Ямашевлар белән рәттән генә, аның хатыны, балалары да янәшәсендә җирләнгән. Хафизэтдин улы Мөхетдин һәм аның якыннары рухына дога кылдык, Коръән укылды, оныклары чәчәк салдылар. Боларның барысын да Мәскәүдән, килгән кинооператор камерага төшереп барды. Татар штабы Әгерҗе төбәге турында документаль фильм төшерә, ә анда Мөхетдин Корбангалиев төп геройларның берсе булачак.

Бу изге чараны Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин оештырды, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын!

Фәүзия Бәйрәмова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*