tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ​​Мәскәү Җәмигъ мәчетендә “Җиде башак” хәйрия форумы узды
​​Мәскәү Җәмигъ мәчетендә “Җиде башак” хәйрия форумы узды

​​Мәскәү Җәмигъ мәчетендә “Җиде башак” хәйрия форумы узды

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә “Җиде башак” хәйрия форумы узды. Форум 3 көн эшләде. Аның максаты мәхәллә ихтыяҗлары өчен эшләүче хәйрия фондларын берләштерү. Чарада Россиянең 16 төбәгеннән 33 иң яхшы мөселман коммерцияле булмаган оешма вәкилләре, экспертлар катнашты.

Мөфти шәех Равил Гайнетдин катнашучыларга мөрәҗәгатендә вакуф мәсьәләсен күтәрде. Динебезгә нигезләнеп, Россия шартларында вакуф концепциясен куллану формасын булдырырга кирәк, – дип өндәде. Һәм Түбән Новгородның Ярминкә мәчетен торгызу һәм «Патриот» паркында РФ Кораллы көчләренең төп мәчетен төзү проектлары турында сөйләде һәм аларны гамәлгә ашыру өчен вакуф акча туплау чыганагы буларак кирәклеген билгеләп үтте.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рушан Аббясов, Волоколамск һәм Клин шәһәрләрендәге качаклар пунктлары эше һәм Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Фәләстыйннан кайткан ватандашларыбызга ярдәм итүе турында сөйләде. Алар җылы кием белән тәэмин ителгән. Хәзер көнкүреш кирәк-ярагын булдыру һәм балалар өчен рус теле укытучыларын җәлеп итү мәсьәләсе карала.

Рушан хәзрәт хәйрия фонды вәкилләрен Газа төбәгеннән кайткан ватандашларыбызга ярдәм итү эшендә актив хезмәттәшлеккә чакырды.

Мәскәү Диния-Нәзарәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*