tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мөхсин» мәчетенә ярымай куелды
«Мөхсин» мәчетенә ярымай куелды

«Мөхсин» мәчетенә ярымай куелды

Узган елның сентябрь башында Башкортстанның Октябрьский шәһәренең Мулла микрорайонындагы «Мөхсин» мәчетендә янгын чыгып, ул бик зур зыян күрде. Иман йортына намаз укырга йөргән, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп, күңелләренә тынычлык алган мөселманнар олы хәсрәткә тарыды.

Ходайга шөкер, битараф булмаган кешеләр ярдәмендә «Мөхсин» мәчетен тергезү эшләре башланды, алар инде бер елга якын бара. Бүген яңартылган бина өстендә тышкы эшләр ахырына якынлаша. Арытаба мәчетнең эчке ягын ремонтлау көтелә.
Шушы араларда мәчет манарасы төзелеше тәмамланды. Аны урнаштырган тәҗрибәле эшче-төзүчеләр гөмбәзнең барлык детальләрен ныгытты һәм корылманың ышанычлылыгын тикшерде. Аннары ул кран ярдәмендә егерме метр биеклеккә күтәрелде һәм эретеп ябыштыручылар тарафыннан манарга беркетеп куелды.
Күрше республика мәчетләренең берсе үрнәгендә төзелгән яңа бина бик матур күренә. Эчке бүлмәләрнең гомуми мәйданы якынча 140 квадрат метр, манараның өске ноктасы буйлап биеклеге 22 метр тирәсе тәшкил итә.

Аллаһы ризалыгы белән, 25 июньдә тантаналы рәвештә мәчет манарасына ярымай куелды.
— Без дин тотучыларга һәм битараф булмаган барлык кешеләргә мәчетнең яңа бинасын төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә булдык, — ди Илгиз хәзрәт Сәгъдиев.

Шул рәвешле, ярдәм чараларына узган елның 17 сентябрендә үк яңа мәчетнең фундаменты салына башлый, ул янгын һәлак иткән элеккеге бина нигезеннән бераз читтәрәк урнаша.
— Агымдагы ел ахырына мәчетне рәсми рәвештә ачып өлгермибез икән, киләсе елның язында, моны һичшиксез эшләячәкбез дип өметләнәм, — ди Илгиз хәзрәт, — подвалда эшләр 95 процентка тәмамланды, алда иң катлаулы этап — бина эчендә ремонт көтелә.
… Мәчеткә ярымай куелганнан соң, дин кардәшләр яңа бинада намаз укуда катнашты, «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе шәкерте Каюмов Абдуллабек Коръән аятьләре укыды, имам-ахун Мәүлемҗан хәзрәт мәчет төзелешенә хәләл малларыннан өлеш керткән һәркемгә изгелекләр теләп, дога кылды.

 “Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*