tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөхтәрәм имамга 85
Мөхтәрәм имамга 85

Мөхтәрәм имамга 85

Атна башы белән, беренче май көнне, Яңа Мочалиның хөрмәтле аксакалы, дистә елдан артык авыл мәчетендә намус белән имамлык вазифасын башкарып килүче Усман хәзрәт Бадяутдинов үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Усман ага гыйбрәтле гомер юлы узган, сугыш чоры ба­ласы буларак ачлыкны да, юклыкны да күргән. Тормыш бит ул тигез генә бармый, сикәлтәле дә була, әмма нинди генә ситуация булмасын, ул һәрвакыт гадел булып кала белгән һәм намусына төп төшермичә атлый гомер юлын­нан. Аралашучан, ярдәмчел булганга да авыл халкы хөрмәт итә үзен.

Усман ага хезмәт юлының күп өлешен җирле колхозга багышлый – хисапчы, дистәләгән еллар профком рәисе булып эшли. Ә 2010 елда авыл­дашларыбыз хөрмәтле мәчет картын имам итеп сайлады. Һәм ул бу вазифаны җаны-тәне белән яратып, бик тырышып башкара.

Усман аганы потомственный мулла дисәк тә, дөрес булыр, чөнки аның әтисе Бадяутдин бик укы­мышлы булган, әле патша заманында дистә елга якын полковой мулла булып хезмәт иткән, дин ты­елган елларда да авылда шул вазифаны башкар­ган. Шуңа да Усман аганың канына сеңгәндер инде муллалык.

Вазифасына керешүгә, мәчеткә тулаем ремонт ясауны кайгырта башлады. Мәскәүдә яшәүче хәлле авылдашларыбыз, авыл халкы, үзенең гаиләсе ярдәмендә искиткеч евроремонт эшләде, хәзер матур койма тоткан, тирәсенә брусчатка түшәлгән, бар җирдә дә искиткеч тәртип булган бу дини йортның тышкы кыяфәте дә сокландыра, эчке бүлмәләре дә искиткеч.

Усман хәзрәт бар яктан да үрнәк булып гомер итә – тормыш иптәше белән акыллы, тәүфыйклы биш бала тәрбияләп үстерделәр, бүгенгә аның 9 оныгы, 7 оныкчыгы бар, барысы да ярата, хөрмәт итә үзен. Ә инде иң шатландырганы, бу сүзнең туры мәгънәсендә үзенең дәвамчысы – оныгы Рәхим. Ул бабайлары эшен дәвам итеп, Мәскәү өлкәсендәге ислам колледжын тәмамлаган һәм хәзер башкаланың Җәмигъ мәчетендә хезмәт итә.

Кызганычка, юбилярга тигез, парлы картлык на­сыйп итмәгән Ходай Тәгалә, 49 ел иңне иңгә куеп гомер иткән хәләленең вафатына дистә елдан артык инде. Усман ага улы Шәмил һәм килене Гөлнараның кадер-хөрмәтендә яши.

Ул җитәкләгән Яңа Мочали мәхәлләсе “Туган як”ка да ярдәм итә, һәрвакыт мохтаҗларга бер дистә подписка эшли.

Мөхтәрәм юбилярны олуг гомер бәйрәме белән җирле мәхәллә исеменнән кайнар котлыйм! Усман хәзрәткә хәерле озын гомер, бәхетле картлык теләп, дин өлкәсендә куйган игелекле хезмәте өчен рәхмәт белдерәм.

Рәшит ХӘСӘНОВ.

Яңа Мочали.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*