tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәттә Хәнәфи мәзһәбендә иң абруйлы хезмәтләрнең берсе — «Дүрр-үл-Мүхтәр»не заманча кыскартылган рәвештә әзерли башладылар
Нәзарәттә Хәнәфи мәзһәбендә иң абруйлы хезмәтләрнең берсе — «Дүрр-үл-Мүхтәр»не заманча кыскартылган рәвештә әзерли башладылар

Нәзарәттә Хәнәфи мәзһәбендә иң абруйлы хезмәтләрнең берсе — «Дүрр-үл-Мүхтәр»не заманча кыскартылган рәвештә әзерли башладылар

Шәввәл аеның 7 көнендә (27 апрельдә), Диния Нәзарәтендә Татарстан мөфтие рәислегендә яңа зур фәнни хезмәтне әзерләп чыгару буенча эшче төркемнең беренче утырышы узды. Мөфтиятнең шәригать белгечләре һәм Голамәләр шурасы әгъзалары алдында Хәнәфи мәзһәбендә иң абруйлы хезмәтләрнең берсе, ислам хокукы буенча фундаменталь фәнни әсәр — «Радд-әл-мүхтәр галә Дүрр-үл-Мүхтәр»не заманча кыскартылган рәвештә гарәп, рус һәм татар телләрендә әзерләү бурычы куелды.

Күптомлы әсәр шулай ук «Хашият ибн Габидин» исеме астында да билгеле һәм 19 гасыр галиме, бөек дин әһеле, 46 фәнни хезмәт авторы Ибн Габидин әл-Хәнәфи тарафыннан язылган. Фундаменталь китап фикһның (ислам хокукы) барлык бүлекләре буенча фәтвалар — дини карарлар җыентыгы булып тора. Аның эчтәлеге белән Нәзарәтнең «Даруль ифта» бушлай электрон китапханәсендә танышырга мөмкин.

Нәзарәт белгечләренә шушы әсәрдә урын алган берничә мең фәтвалар арасында кануни яктан иң дөрес һәм көчле расланган, бүгенге көндә иң актуаль карарларны сайлап алырга туры киләчәк. Эшнең киләсе этабында хезмәт рус һәм татар телләренә тәрҗемә ителәчәк.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*