tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөселман командалары арасында республикакүләм хоккей турниры оештырылды
Мөселман командалары арасында республикакүләм хоккей турниры оештырылды

Мөселман командалары арасында республикакүләм хоккей турниры оештырылды

Шәүвәл аеның 25нче көнендә (4нче майда) Кама Аланы бистәсенең “Олимпия” боз сараенда Түбән Кама мөхтәсибәте тарафыннан мөселман командалары арасында республикакүләм хоккей турниры оештырылды.

Турнирның ачылыш тантанасында хоккейчылары Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, Коръән-хафиз Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов, Кама аланы мәчете имамы Габделхәким хәзрәт Яруллин һәм Кама аланы бистәсе башлыгы Ринат Сәлахетдинов сәламләде.

Ярышларда Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Кукмара һәм Арча шәһәрләреннән алты команда катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча өч призер ачыкланды: беренче урынны Түбән Кама командасы алды, икенче урынны Казан вәкилләре яулады, ә өченче урында – әлмәтлеләр.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*