tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иҗауда 11 нче тапкыр «Татар Кызы»бәйгесе узды
Иҗауда 11 нче тапкыр «Татар Кызы»бәйгесе узды

Иҗауда 11 нче тапкыр «Татар Кызы»бәйгесе узды

Иҗауда 11 нче тапкыр «Татар Кызы»бәйгесе узды. Тамашачыны Дәүләт филармониясенең зур залында Удмуртия мәдәният министры Владимир Соловьев сәламләде.

“Конкурс ун елдан артык үткәрелә, бу күп нәрсәне күрсәтә. Димәк, проект татар яшьләре һәм өлкәннәр арасында кирәкле. Димәк, оештыручылар үз эшләрен сыйфатлы башкаралар һәм үзләре артыннан алып бара беләләр. «Татар Кызы» — инде булган, сыналган сыйфат билгесе һәм аны саклап калырга, киләчәк буынга җиткерергә кирәк» — дип билгеләп үтте Владимир Михайлович.

Ун катнашучы 2024 елның гыйнварыннан апрельгә кадәр финалга әзерләнә. Төрле тематикадагы мастер-классларда алар үзләренең иҗади потенциалын ачарга һәм үз кызыксынуларын киңәйтергә тырышканнар. Бәйгееең мөһим үзенчәлеге-жюрига татар мәдәнияте һәм татар теле белән бәйләнешен күрсәтү.

Жюри әгъзалары: Удмуртия Татар эшлекле клубы рәисе Дамир Хаҗиев; Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар яшьләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин; «Татар Кызы» халыкара дирекциясенең программа директоры Азилә Әюпова; Удмуртия Республикасы татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе, «Янарыш» газетасы мөхәррире Рәмзия Габбасова; «Асылъяр» ансамбле җитәкчесе Асиса Гайнетдинова, модель агентлыгы, ELITE модельләштерү һәм эстетика мәктәбе җитәкчесе Гөлназ Ибраева, «Татар Кызы — 2018» Халыкара конкурсы җиңүчесе Диләрә Гыйльметдинова.

Сәламләп, Алмаз Хәлиуллин Россия төбәкләрендә «Татар Кызы» бәйгесен уздыруга ихтыяҗ елдан-ел арта баруын билгеләп үтте.

«Иҗауда узасы бәйгенең без социаль челтәрләрдә күзәттек. Ышаныч белән әйтә алам, бәйгене югары дәрәҗәдә оештыру Төбәк Мәдәният министрлыгы, Татар бизнес-берләшмәсе ярдәме сизелә. Бу матурлык бәйгесе генә түгел; аның тирән мәгънәләре бар. Катнашучылар үзләренең чыгышларында гаилә кыйммәтләре темасын бик яхшы ачтылар. Оештыручылар бәйгедә катнашу өчен татар телен белмәгән кызларны җәлеп итү практикасы аеруча билгелим. Финалга әзерлек барышында аларга үз халкының мәдәниятенә чумарга, туган телләре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирәләр», — диде Алмаз Хәлиуллин.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән барлык катнашучы гүзәл-затларыбызга бүләклләр тапшырылды.

Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән оештыру комитеты – Татар яшьләре берлеге «Иман», аның җитәкчесе – Диана Мөбәрәковага аерым рәхмәтләр җиткерелде.

Нәтиҗәдә, бәйгедә Иҗаудан Алия Гафурова җиңү яулый. Социаль челтәрләрдә ул бәйгедә катнашу — гомер буе онытылмаслык хисләр дип язды.

«Һәр кызга минем урынымда булырга, мин кичергән хисләрне кичерергә телим. Барлык оештыручыларга, спонсорларга, алып баручыларга, җанатарларга, дусларыма һәм минем иң якын кешеләремә — гаиләмә зур рәхмәт белдерәсем килә”, — дип язды Алия Гафурова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*