tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ленар Поташов истәлегенә футбол матчы үтте
Ленар Поташов истәлегенә футбол матчы үтте

Ленар Поташов истәлегенә футбол матчы үтте

Дүртенче майда 2023 елның 31 июлендә СВОда батырларча һәлак булган Ленар Руслан улы Поташов истәлегенә Кадошкино районы Латышовка авылында футбол турниры узды. Бу чараны Н.П.Огарёв исемендәге МГУның спорт клубы директоры, Латышовка авылында туып үскән Рамиль Байчурин оештырды.

Озак еллар Латышовка авылының хөрмәтле һәм дәрәҗәле имамы булган, бүген бакыйлыктагы Зариф улы Руслан Поташевның улы, илебезнең тыныч халкын яклап батырларча һәлак булган Ленар истәлегенә багышланган иптәшләрчә футбол матчында латышлылар, ныклы көрәштә, җиңү яулыйлар. Бу ярышта ике команда катнаша – Н.П.Огарев исемендәге МГУ студентлары командасы һәм Латышовка спортчылары командасы.

Әлеге чара авыл халкына һәм киләчәк буын вәкилләренә мәңгелек хәтер һәм батырлар тәрбияләгән аналарга олы хөрмәт һәм түбән сәҗдә: патриотларны тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт.

Чыганак: “Юлдаш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*