Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Мөселманнар янә Болгарга традицион Мәүлид ән-Нәбигә җыелачак
Мөселманнар янә Болгарга традицион Мәүлид ән-Нәбигә җыелачак

Мөселманнар янә Болгарга традицион Мәүлид ән-Нәбигә җыелачак

2018 елның 19 ноябрендә Болгарда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне хөрмәтенә традицион Мәүлид ән-Нәби чарасы узачак. Бәйрәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан быел алтынчы тапкыр оештырыла.

Мәүлид ән-Нәби Болгар ислам академиясендә узачак һәм “Ислам мәгарифендә хәзерге технологияләр: Татарстан Республикасында ислам мәгарифенең күп баскычлы системасы” фәнни-гамәли конференциясе белән башланып китәчәк. Фәнни форум исламның традицион кыйммәтләрен саклау уңаеннан халыкка дини белем бирү системасы үсеше темасын ачып бирәчәк.

Мәүлиднең төп тантаналары икенде намазыннан соң башланып китәчәк, кунаклар һәм катнашучылар җәмәгать белән Ак мәчеттә намаз укыячаклар. Алга таба программа буенча вәгазьләр һәм Коръән уку каралган. Кичәне татар һәм гарәп телләрендә нәшидләр бизәячәк. Алар Илгиз Шәйхразиев һәм камера хоры, шулай ук Мисырдан Мостафа Атиф катнашында яңгыраячак. Сәламләү сүзләре белән мөселман кардәшләребезгә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм башка хөрмәтле кунаклар мөрәҗәгать итәчәк.

Чарада танылган дин һәм дәүләт эшлеклеләре, Россия төбәкләре мөфтиләре, мөхтәсибләр һәм Татарстан мәдрәсәләре вәкилләре катнашачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*