tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөселманнарга ярдәмгә Нәзарәттә мәетләр җирләү хезмәте эшли башлады
Мөселманнарга ярдәмгә Нәзарәттә мәетләр җирләү хезмәте эшли башлады

Мөселманнарга ярдәмгә Нәзарәттә мәетләр җирләү хезмәте эшли башлады

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә мәетләр җирләү хезмәте эшли башлады. Әлеге хезмәт мөэмин-мөселманнарга булышу максатыннан булдырылды, чөнки гадәттә якыннарны җирләү мәсьәләсе килеп баскач, кайгыдан югалып калган кешеләр тиз арада эшне оештыруга мохтаҗлык кичерә. Моннан тыш, дөрес итеп җеназа үткәрү бөтен мөселман өчен мәҗбүри дини йөкләмә (фарыз) булып тора.

Татарстан мөфтиятенең мәетләр җирләү хезмәте мөселманнарга катлаулы вакытта ярдәм итә: белгечләр халыкка тәүлек буена консультацияләр бирә, мәетне юу һәм озату мәсьәләләре буенча Казан имамнарын оештырып җибәрә, хәнәфи мәзһәбе буенча җеназа үткәрергә ярдәм итә.

Шунысы игътибарга лаек, ритуаль эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен, мөфтият карамагындагы хезмәттә ләхет һәм баш такталары (обелиск), кәфенлекләр, шулай ук кәфенлек җыелмасы җитештерү өчен цех булдырылды. Җыелма эченә нәзарәтнең “Хозур” нәшриятында басылып чыккан белешмә әдәбият та кертелде, анда мәет озату йолалары, мәетне юу, зиярат кылу тәртипләре һ.б. бәян кылына.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең мәетләр җирләү хезмәте карамагына мәетне бер урыннан икенче урынга күчерү өчен катафалкада йөртүне, кабер казуны оештыру, шулай ук ЗАГС органнарында үлү турында таныклык алуда бушлай ярдәм итү керә.

Шулай итеп, ТР мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре мәрхүмнең туганнарына мәет озатуны оештыруның теләсә кайсы этабында ярдәм итәчәк һәм Ислам кануннары буенча күмү эшләрен һәм йолаларын гамәлгә ашырачак.

Әлеге хезмәт тәүлек буе 8(843) 203-57-07 телефоны буенча эшли.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*