tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслим мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды
Мөслим мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Мөслим мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Рабигыль-әүвәл аеның 8нче көнендә (23нче сентябрьдә), мөбарәк Мәүлид аенда Мөслим мөхтәсибәтендә күркәм вакыйга булып узды – Мөслим районы үзәгендә дүртенче мәчет үз ишекләрен ачып җибәрде. Әлеге тантанада Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Мөслим муниципаль район башлыгы Альберт Хуҗин, район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, республиканың Түбән Кама, Минзәлә, Мамадыш, Азнакай, Лениногрск, Тукай районнары имам-мөхтәсибләре, мөхтәрәм дин әһелләре, район халкы, килгән кунаклар катнашты.

Яңа гыйбадәт йортына “Разалия” мәчете дип исем бирелде, ул Мөслим авылы үзәгендә урнашкан. Бина 2021нче елда сентябрь аенда төзелә башлый һәм тиз арада – 2 ел эчендә сафка баса. Ул сыйфатлы төзелеш материалларыннан – кирпечтән салынган, 1 катлы. Махсус ир-атлар һәм хатын-кызлар заллары һәм тәһарәтханәләр бар. Мәчетнең сыйдырышлыгына килгәндә, берьюлы 45 ир-ат һәм 10 хатын-кыз намаз укый ала. Барлык инженер-коммуникация челтәре үткәрелгән.

Аллаһ йортын төзүдә күрсәткән матди ярдәм күрсәткәннәре һәм хезмәтләр башкарганнары өчен мөхтәрәм затларга Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте һәм Мөслим мөхтәсибәтенең рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәчетнең имамы итеп Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Мөселман мәдрәсәсен тәмамлаган Ислам хәзрәт Шәфыйков сайланды.

Хәзер Мөслимгә кайсы юлдан килеп керсәң дә мәчетләр каршы ала. Районда дини гыйлем алу, гыйбәдәт кылу, иман йортына йөрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бүгенге көндә Мөслим авылында 4 мәчет, ә мөхтәсибәт күләмендә 37 мәчет эшли.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*