tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар төбәкчеләре Башкортстанда генерал Шәйморатов һәйкәленә чәчәк салды
Татар төбәкчеләре Башкортстанда генерал Шәйморатов һәйкәленә чәчәк салды

Татар төбәкчеләре Башкортстанда генерал Шәйморатов һәйкәленә чәчәк салды

«Шәйморатов гаскәре Башкорт дивизиясе дип аталса да, анда башкортлар, татарлар, казахлар, нугайлар һәм башка халыклар хезмәт иткән», – диде Альберт Борһанов.

Бүген иртән татар төбәкчеләре Башкортстан Республикасы Кырмыскалы районы Шәйморат авылында халык каһарманы, Россия Герое генерал Шәйморатов һәйкәленә чәчәк салды.

Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган татар төбәкчеләре IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумы кысаларында Башкортстанда булды. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр делегациясендә «Татар-информ» хәбәрчесе дә бар.

«Шәйморатов гаскәре Башкорт дивизиясе дип аталса да, анда башкортлар, татарлар, казахлар, нугайлар һәм башка халыклар хезмәт иткән. Шәйморатовның атлы дивизиясе Советлар Союзының горурлыгы булган. Аны Урта Азиядә дә, Кавказда да, Украинада да беләләр», – диде Татарстанның «Татар төбәкчеләре җәмгыяте» рәисе Альберт Борһанов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Чурагулов якташы Миңлегали Шәйморатовка Россия Герое исеме бирелүдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның өлеше зур булуын әйтте. «Шәйморатовка Герой исеме бирелгәч, башка каһарманнарның исемнәрен таныту эше алга китте. Мәсәлән, Даян Мурзинның исеме мәңгеләштерелде. Бу эш күңелгә рәхәтлек бирә», – диде Рамил Чурагулов.

Һәйкәлгә чәчәк салганнан соң, форум делегатлары юлларын Магнитогорскига таба дәвам итте.

Миңлегали Минһаҗетдин улы Шәйморатов – 1899 елның 15 августында Уфа губернасы Биштәкә авылында (1965нче елда Биштәкә авылы Шәйморат исеменә үзгәртелә) туа. Бөек Ватан сугышында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе (1943 елдан – 16нчы кавалерия дивизиясе) командиры була. Шәйморатов дивизиясе Бөек Ватан сугышында Доннан Эльбага кадәр 4000 км юл үтә, 15 тапкыр Сталин приказларында югары бәяләнә. Дивизиянең 3860 сугышчысы орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Шуларның 78е Советлар Союзы Герое һәм 5се Дан орденының тулы кавалеры була.

Миңлегали Шәйморатов 1943 елның 23 февралендә Ворошиловград (хәзерге Луганск) өлкәсендә хәрби операциядә һәлак була. Аның каһарманлыгы Советлар Союзы чорында тиешенчә бәяләнми кала. Миңлегали Шәйморатов – Бөек Ватан сугышында һәлак булып, Россия Герое исеме бирелгән сирәк шәхесләрнең берсе.

Миңлегали Шәйморатовның кайсы милләт кешесе булуы турында бәхәсләр күптәннән бара. Метрикә кенәгәсендә: « Отец — башкир из мишарей, мать — башкирка из тептярей» дип язылган.

Большевиклар партиясе сафларына кергәндә язган гаризасында Миңлегали Шәйморатов үзен «типтәр» дип, ә «Личное дело»сында татар милләтеннән дип күрсәткән, татар телен туган теле дип язган. 1942нче елгы бүләкләү документында аның милләте «татар» дип күрсәтелгән.

Константин Симонов Шәйморатовның инглиз, кытай, татар, уйгыр һәм казах телләрен белүе турында язган.

«Шәйморатов – безнең хөрмәтле генералыбыз. Ул ике халыкның гына да түгел, барлык халыкларның герое», – дип язган иде эзтабар язучы Шаһинур Мостафин.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*