tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәләтле, милләт җанлы Эмилия
Сәләтле, милләт җанлы Эмилия

Сәләтле, милләт җанлы Эмилия

Эмилия Абайдуллина Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институтында(Төмән дәүләт университеты филиалы) икенче курста укый. Тормышы кызыклы вакыйгаларга, иҗади үсешләргә бай булган сәләтле студент уңышлары, хыял-омтылышлары белән уртаклашты.

-Миңа институтта укырга бик ошый. Без профильле дисциплиналар буенча белем алабыз. Беренче курс бик тиз үтте, төрле кызыклы чараларга бай булды. Төркемдәшләр белән танышу, беренче сессияне ябу онытылмаячак. Мин беренче сессиямне бишле билгеләренә тәмамладым. Институт күләмендә узган чараларда катнашу минем хәтердә озакка сакланыр. Беренче чара-беренче курс студенты дебютында мин инглиз телендә “Scared to be lonely ”җыр җырлап “Иң яхшы музыкаль номер” номинациясендә җиңү яуладым. Үз факультетымны тәкъдим итү бәйгесендә “Иң яхшы биюче” исеменә лаеклы булдык,-дип әңгәмәбезне башлады.

Эмилия унбишенче мәктәптә укыганда вокал буенча Нәҗия Фәттах кызы Хәкимова аларны җырларга өйрәтә. Татарча сөйләшеп, татар телендә җырлап үскән, 15нче мәктәптә алган тирән белеме аңа югары уку йортында да ярдәм итә. Мәктәптә укыган елларны “Сүзге” ансамблендә җырлый, төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә катнаша. Аның җиңү дипломнары 30 дан артык. Укытучыларын искә алып:”Бүген дә мәктәпне, укытучыларымны хөрмәт итәм, ә остазым Нәҗия апа Хәкимова миңа киңәшләре белән ярдәм итә, элемтәбез өзелмәде. Аңа рәхмәтлемен.

Студент буларак мин “Дмитриевская суббота”, “Таң йолдызы” фестивалендә катнаштым, беренче урын дипломнар белән бүләкләндем. Екатеринбургта узган бәйгедә мөһим тәҗрибә тупладым, вокал буенча киңәшләр тыңладым. Новосибирск шәһәрендә узган “Себер йолдызлары” бәйгесендә беренче урынга чыктым.

Институт каршында бию студиясе эшли. Анда бию сәнгатен үзләштерәбез. Шәһәрдә узган мәдәни чараларда актив катнаштык. “Территория танца” дип аталган бәйгедә беренче урын алдык. Тубылда студентлар тормышы кайный. Монда мөмкинлекләр дә күп. Институтта икенче ел укыйм, буш вакыт күп булмаса да, ул сәгатьләрне кызыклы һәм файдалы үткәрергә тырышам. Сайлаган һөнәрем миңа ошый, фәннәр дә кызыклы,”-дип сөйләде.

Эмилия быел уку елында фәнни-тикшеренү эшләрен дә яңадан башларга тели. Мәктәптә укыган елларны бу юнәлештә дә аның уңышлары булган. Икенче курста укучы сәләтле студентның үҗәтлеге, тырышлыгы сокланырлык.

Бүгенге яшьләр нинди дигән сорауга Эмилия: ”Яшьләр төрле. Алар арасында күпләре кызыксынучаннар. Минем иптәшләрем, курсташларымның күпчелеге тырыш, максатчаннар, тормышка җитди карыйлар,”-дип җавап бирде.

Педагогик белем бирү: рус теле һәм әдәбияты белгече һөнәрен алып хезмәт юлын ул киләчәктә туган шәһәрендә дәвам итәргә тели. Эмилия иҗади алымнарын, сайлаган яңа юнәлешләрен хуплаган, һәрвакыт аны аңлаган әнисенә рәхмәтләрен белдерде.

 Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*