tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслим районы Әмәкәй авылында “Буыннар чылбырын” барладылар
Мөслим районы Әмәкәй авылында “Буыннар чылбырын” барладылар

Мөслим районы Әмәкәй авылында “Буыннар чылбырын” барладылар

Татар хатын-кызларының Мөслим районындагы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы Әмәкәй авыл җирлегендә узды. Ул “Буыннар чылбыры” дип исемләнде.

Чарада милли йолаларыбыз аша балалар тәрбиясенә игътибар бирелде. Җирлектә шаҗәрә ясау, нәсел җебеңне барлауга зур игътибар бирелә. Шуның дәлиле булып Шамслар гаиләсе чыгыш ясады, үз нәселләрендә булган кызыклы фактлар белән кунакларны таныштырдылар. Әлеге гаилә 2019 елда Дәүләт архивы тарафыннан уздырылган шәҗәрәләр конкурсында уңышлы чыгыш ясап Рәхмәт хатына лаек булды.

Яшь буынны тәрбияләүдә мөнәҗәтләр роленең зурлыгын да искәртеп үтәргә кирәк. Әлеге алым уңай нәтиҗәләрен бирә дип ассызыклады җирле “Ак калфак”лылар.

Сәхнәдә кечкенәсеннән алып 70-75 яшьлек абый-апаларына кадәр бииләр дә, җырлыйлар да, хәтта мандалиначылар ансамбленә кадәр бик матур эшләп килә. Хатын-кыз җыелган җирдә әлбәттә аш-су турында әңгәмәсез булмый. Җирле хуҗабикәләр чәй тәмнәре пешерү нечкәлекләре белән уртаклашты.

Бай эчтәлекле программаны үз эченә алган үзенчәлекле бу чарага район башкарма комитетының җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары М.Бадретдинова, районның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Э.Гараева, килгән кунаклар югары бәя бирде.

Элвира Гәрәева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*