tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслим районы Салауз-Мухан авылында яңа мәктәп ачылды
Мөслим районы Салауз-Мухан авылында яңа мәктәп ачылды

Мөслим районы Салауз-Мухан авылында яңа мәктәп ачылды

Салауз-Мухан авылында күптән көтелгән вакыйга – капиталь ремонттан соң мәктәпне куллануга тапшырдылар.

Килгән кунакларны мәктәп коллективы матур гадәт буенча чәк-чәк, якты йөз белән каршы алдылар.

Мөслим район башлыгы Альберт Хуҗин үз чиратында Президентыбызга, программаларга рәхмәтле булуын белдерде. Мәктәп тулысынча җиһазландырылган, хәтта видеокүзәтү җайланмалары да урнаштырылган. Ремонтны башкарып чыккан «Таткоммунжилсервис» җитештерүче берлешмәсе генераль директоры Илшат Нуриәхмәтовка, җәмгыять хезмәткәрләре Рушан Нургалиев, Рөстәм Сабировка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Килгән кунаклар, Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль-эккспертиза баш бюросы җитәкчесе Регель Низамов, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, Казан кунагы – Бөтендөнья татар конгрессының татар төбәкчеләр оешмасы җитәкчесе, профессор Альберт Борһанов Республика көне белән котладылар, матур теләкләрен җиткерделәр. Альберт Борһанов мәктәп коллективына Рәхмәт хаты һәм татар тарихы буенча китаплар тапшырды.

Фаил Камаев тантаналы чара белән котлап укучыларга портфельләр һәм мәктәпкә теннис өстәле бүләк итте.

Вакытында Ф.М. Камаев бу мәктәпне тәмамлаган һәм директоры булып эшләгән. Җавап сүзе итеп мәктәп директоры Динар Мәгалимов җитәкчеләргә  һәм төзүчеләргә рәхмәтен белдерде, кадерләп, саклап тотарга ышандырды.

А.Ә. Борһанов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*