tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мул уңышлы көзге бәйрәм һәркемне сөендерә
Мул уңышлы көзге бәйрәм һәркемне сөендерә

Мул уңышлы көзге бәйрәм һәркемне сөендерә

Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы үткәргән һәр чара зур мәгънәгә ия булып, татар халкының инде тарихта гына калган көнкүреш мизгелләрен ачып сала. Илеш районының Карабаш авылы клубы каршында күптән түгел генә оешкан бүлекчәсе дә халкыбызның күркәм йолаларын тергезеп, халыкка җиткерү юнәлешендә күркәм эшләр башкара. Күптән түгел генә биредә “Орчык бәйрәме” узса, менә бу юлы мәдәният хезмәткәрләре, авылның үзешчәннәре – Зинфира Шаенова җитәкчелегендәге “Ак калфак” оешмасы әгъзалары авылдашлары һәм кунаклар игътибарына “Сөмбелә” бәйрәмен тәкъдим итте. Өлкәннәр тамаша кылып, яшь чакларын, колхоз чорларын искә төшереп утырса, балалар һәм мәктәп укучылары өчен дә ул бик кызыклы һәм файдалы булды.

Безнең халык бервакытта да җыр-моңнар аерылмаган. Җыр – ул яшәү чарасы. Шатлык килсә дә, җырлаганнар, авыр мизгеләрне дә шуның белән үткәреп җибәргәннәр.

…Менә авыл халкы арып-талып урактан кайтып килә. Күңелләрен шатлык хисе били: зур эшне вакытында башкарып чыкканнар. Басу капкасы ягыннан килгән шатлыклы авазларны ишетеп, авылның олысы-кечесе җыела. Бригадир да монда – иң уңганнарны бүләкләргә килгән ул. Урак тәмамлангач, бераз күңел ачарга да мөмкин, дип хатын-кызлар төенчекләреннән калфакларын, матур алъяпкычларын алып кияләр.

Араларыннан иң сылу, иң уңган кызны – Сөмбеләне сайлап, бәйрәм итә башлыйлар. Такмаклар, табышмаклар, тизәйткечләр, мәкальләр, борынгы уеннар – барысы да җыр белән үрелә. Бу күренешләрдән балалар да икмәкнең нинди ачы тир белән өстәлгә килүе хакында белә, аның кадерен белергә өйрәнә.

Әлеге күркәм бәйрәм чарасы авыл халкының бердәмлеген, тырышлыгын да ачык күрсәтте. Мәдәни чаралар оештыручы Резида Мәрданова билгеләвенчә, авылда нәкъ шундый тырыш, бар яклап та сәләтле, ярдәмчел кешеләр яши. Барлык бәйрәмнәрне, истәлекле даталарны алар бергәләп, бик матур итеп үткәрәләр. Ул гына да түгел, күрше авылларга да концерт программалары белән кунакка баралар. Бу өлкәдә 15 ел тәҗрибәсе булган Резида Касыйм кызы авылның иң моңлы, җор сүзле, бар яклап та уңган хатын-кызларыннан “Салават күпере” исемле халык уен кораллары ансамбле оештырган, “Ак калфак” татар хатын-кызларының “Сәрвиназ” фольклор ансамбле эшләп килә. Шуны да әйтергә кирәк үзешчән артистлар арасында төрле һөнәр ияләре, шулай ук балалар бакчасы тәрбиялнүчеләре, мәктәп укучылары, пенсионерлар да бар. Шулай, Сөмбелә ролен башкарган Лариса Мостафина – 8нче сыйныф укучысы. Җырга да, биюгә дә, сүзгә бик оста кыз. Иҗади коллективта иң өлкәне – Люба апа Йосыповага 75 яшь булуга карамастан, сәхнәдә яшьләр белән бик җитез хәрәкәтләнә, моңлы тавышы белән дә кунакларны әсир итте. Гаиләләре белән мәдәният учагына йөрүчеләр дә бар. Авыл китапханәсендә эшләүче Акчәчәк Акмалова – дүрт бала анасы. Башлыча, аңа мәдәни чараларны алып бару роле һәм сценарий язу кебек бурычлар йөкләнә. Бу көне уллары – 3 яшьлек Айзат белән 8 яшьлек Данияр да милли киемнәрдә чыгыш ясадылар. Шигырь язучылар да байтак биредә. Аларның иҗат җимешләре һәремнең күңел кылларын тибрәндерелек итеп тәэсир итте. Шулай, Эльмира Насыртдинова бер ел элек кенә каләм тибрәтә башлавына карамастан, 200ләп шигырь язган. Аларның күп өлеше мәрхүм булган әнисенә багышланса, туган як, мәхәббәт темаларын да урап узмаган. Иҗат җимешләрен ул киләчәктә китап итеп чыгару нияте белән яна.

“Сөмбелә” бәйрәме һәркемнең күңеленә хуш килде. Кунаклар – “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы президенты Люция Вафина, төрле район бүлекчәләре җитәкчеләре, Илеш районы мәдәният бүлеге җитәкчесе урынбасары Альфира Вәлидова, Карабаш авыл биләмәсе башлыгы Илдус Камалов чыгышларында илебезнең имин, тыныч булуын теләп, бүгенге авыр вакытларда бердәмләшеп, ярдәмләшеп яшәргә кирәклеген ассызыкладылар.

– Безнең халык сугышка да гармун белән киткән һәм җырлап җиңеп кайткан. Бүген дә, илебез өчен авыр чорда, без күңел төшенкелегенә бирелергә тиеш түгелбез, – диде Люция Ябир кызы, телебезне, мәдәниятебезне үстерүгә зур өлеш керткәннәргә бүләкләрен тапшырып.

Гомумән, мондый чаралар тагын да яхшырак, тагын да тырышыбрак эшләргә, үз эшеңнең әһәмиятен тоемларга мөмкинлек бирә. Карабаш авылында узган чараны оештыручыларга да рәхмәттән башка сүз юк.

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*