tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мулла иле мәдәният йортында, “Җиз самовар җырлап тора, өстәлемнең түрендә” дип исемләнгән очрашу кичәсе булып узды
Мулла иле мәдәният йортында, “Җиз самовар җырлап тора, өстәлемнең түрендә” дип исемләнгән очрашу кичәсе булып узды

Мулла иле мәдәният йортында, “Җиз самовар җырлап тора, өстәлемнең түрендә” дип исемләнгән очрашу кичәсе булып узды

Элек татар өйләрен җырлап утыручы самовардан башка күз алдына китереп булмаган. Безнең әбиләребез, әниләребез элек-электән шатлыгын да, кайгысын да самовар артында якыннары белән бүлешкән, тирләп-пешеп кайнар чәй эчәргә яраткан. Чәй эчү гаиләне бер-берсенә якынайткан, берләштергән. Кызганыч татар халкының бу матур йолалары хәзер артта калып бара. Гаиләләрдә күмер чыжлаткан самоварлар кайнамый, аларны электр самаворлары, газ чәйнекләре алыштырды.

– Мулла иле мәдәният йортында, гореф-гадәтләрне, йолаларны кире кайтару максатыннан, “Җиз самовар җырлап тора, өстәлемнең түрендә” дип исемләнгән гади генә очрашу кичәсе булып узды. Шушы чарада самоварның тарихы, татар халкының чәй эчү традицияләре, чәйнең төрләре турында әңгәмә оештырылды. Килгән кунаклар самоварга, чэй эчүгә багышланган шигырьләр сөйләделәр, үзләренең хәтирәләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм самовардан хуш исле үләннәр – мәтрүшкә, лимон бөтнеге, иван-чәй, юкә чәчкәсе кушып ясалган кайнар чәй эчү белән төгәлләнде. Самовардан чәй эчүне, күңел бәйрәме дияр идем мин. Мондый чәй табыны арты очрашулары кешеләрне дуслаштырып кына калмый, аларны берләштереп бергә туплы, – дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.

Чыганак: yashel-uzan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*