tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлил исемендәге премиягә ия булучылар исемлеге тәгаенләнде
Муса Җәлил исемендәге премиягә ия булучылар исемлеге тәгаенләнде

Муса Җәлил исемендәге премиягә ия булучылар исемлеге тәгаенләнде

ТР Министрлар Кабинеты Муса Җәлил иесемендәге премиягә ия булучылар исемлеген игълан итте. Алар ТР Хөкүмәтенең 544 нче карарында хәбәр ителә.

2014-2015 елларда конкункурс нәтиҗәләре буенча бу премиягә, милли тәрбиягә өлеш керткән өчен “Идел” яшьләр үзәге, фармацевтик химия һәм медицина өлкәсендә инновацион эшләнмәләр өчен Казан Дәүләт медицина университеты аспиранты Александр Буховец, “Алтын Казан” мюзиклын язган һәм ТР мәдәниятына зур өлеш керткән яшь композитор Эльмир Низамов, татар әдәбиятенә керткән өлеше өчен язучы-прозаик Рөстәм Галиуллин, “Болан кызы” шигырьләр җыентыгы һәм яшьләр арасында иҗтимагый-агарту эшчәнлеге өчен шагыйрә Луиза Шарова (Луиза Янсуар) лаек дип табылган.

Искәртеп узабыз: премия 30 яше тулмаган шәхесләргә, хезмәтен бәяләп, ике елга бер тапкыр бирелә. 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторлар исә сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия, яшьләр эшмәкәрлеге, яшьләр программалары өлкәсендә шәхси өлеш керткән өчен М. Җәлил премиясенә ия булырга мөмкин.

Әлеге мәртәбәле премиянең күләме — 100 мең сум.

Татар-информ

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*