tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлил турнирында елның иң көчле көрәшчеләрен һәм тренерларын бүләкләделәр
Муса Җәлил турнирында елның иң көчле көрәшчеләрен һәм тренерларын бүләкләделәр

Муса Җәлил турнирында елның иң көчле көрәшчеләрен һәм тренерларын бүләкләделәр

Муса Җәлил турнирының ачылыш тантанасында «Ел көрәшчесе», «Ел хөкемдары», «Ел тренеры», «Ел журналисты» һәм «Ел командасы» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Узган елның иң яхшы көрәшчеләре булып Теләче командасыннан Ренас Кәлимуллин, Әлмәттән Радик Сәлахов һәм Кукмара командасыннан Раил Сәлахетдинов танылды.

Иң яхшы тренерлар номинациясендә ир-егетләр белән шөгыльләнгән Ильяс Билалов, Җәүдәт Хөсәенов, Илнур Хәйбуллин, яшь егетләрне әзерләүче Руслан Нургалиев, Таһир Әхкәмов һәм Айрат Миңнегалиев бүләкләнде.

Иң яхшы хөкемдарлар исеменә Айдар Әхмәтҗанов, Динар Зиннәтуллин һәм Илһам Волков лаек булды.

Ел барышында узган ярышларда уңышлы чыгыш ясаган Әлмәт, Кукмара, Чаллы,  Балтач, Арча районнары, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары да бүләкләнде.

Энҗе Габдуллина
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*