tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлилнең кызы Мәскәүдә «Шагыйрь һәм музыка» фестивален ачуда катнашачак
Муса Җәлилнең кызы Мәскәүдә «Шагыйрь һәм музыка» фестивален ачуда катнашачак

Муса Җәлилнең кызы Мәскәүдә «Шагыйрь һәм музыка» фестивален ачуда катнашачак

21 гыйнварда Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» халыкара музыкаль-шигъри фестиваль ачыла. Тантанада Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова катнашачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәхнәдән Җәлил шигырьләренә рус һәм татар телләрендә җырлар һәм шигырьләре яңгыраячак. Аларны башкала музыка мәктәпләре һәм театр студияләре укучылары башкара.

Мәскәү татарлары автономиясе катнашында әлеге чараны ел саен фестивальнең сәнгать җитәкчесе, Аркадий Островский исемендәге балалар музыка мәктәбе фортепиано укытучысы, шагыйрьнең оныгы Татьяна Малышева-Җәлил оештыра. Чара шулай ук Казанда да даими үткәрелә.

Чараның узу урыны: Мәскәү шәһәре, Кече Татар тыкрыгы, 8 нче йорт. Фестиваль 16.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*