tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мытищида армия генералы Мәхмүт Гәрәевне искә алдылар
Мытищида армия генералы Мәхмүт Гәрәевне искә алдылар

Мытищида армия генералы Мәхмүт Гәрәевне искә алдылар

Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәрендә Федераль хәрби мемориаль зиратта армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, Бөек Ватан сугышы катнашучысы Мәхмүт Гәрәевне искә алдылар.

Чарага аның гаилә әгъзалары, туганнары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле һәм Мәскәү татарларының милли-мәдәни автономиясе вәкилләре килгән иде, дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасы.

23 июльдә Мәхмүт Гәрәевнең тууына 99 ел тулды. Шул уңайдан чарага җыелучылар хәрби җитәкчене искә алды.

Мәхмүт Гәрәев – биш сугышта катнашкан легендар шәхес. Аның күпсанлы бүләкләре арасында дүрт Кызыл Байрак ордены, өч Кызыл Йолдыз ордены, Бөек Ватан сугышының I дәрәҗәдәге ике ордены һәм башкалар бар. Мәхмүт Гәрәев актив җәмәгать эшлеклесе булган, Мәскәүнең татар автономиясе уздырган чараларда катнашкан.

Әлеге чарага җыелучылар Бөек Ватан сугышы ветераны, полковник, шулай ук Мытищидагы Федераль хәрби мемориаль зиратта җирләнгән Әнвәр Чанышевны да искә алды, дип хәбәр итә Мәскәү татарлары автономиясенең матбугат хезмәте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*