tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нәүрүз гүзәле” нинди булырга тиеш?
“Нәүрүз гүзәле” нинди булырга тиеш?

“Нәүрүз гүзәле” нинди булырга тиеш?

“Нәүрүз гүзәле” нинди булырга тиеш? Әлбәттә, борынгыдан татар кызларына хас булган сыйфатларга – әдәплелек, инсафлылык, ягымлы, уңган кебек сыйфатларга ия булырга тиеш. Шул ук вакытта гүзәллек таҗына дәгъва итүче кызлар сылу йөзле, зифа, сыгылмалы буйлы, җыр-биюгә, нәфис сүзгә оста, җитез хәрәкәтле булырга тиештер.

Комыргуҗа мәдәният йортында узган “Нәүрүз гүзәле-2019” бәйгесендә катнашучылар нәкъ менә шушы сыйфатларга ия дә иделәр. Әлеге бәйге 2 этапта узды. Беренче этапта 12 авыл җирлегенннән дә катнашучылар үзләре турыда видеопрезентация әзерләделәр. Сайлап алу турыннан узган алты гүзәл зат Әтнә районы Комыргуҗа мәдәният йортында узган “Нәүрүз гүзәле-2019” бәйгесендә чыгыш ясады.

Болар: Түбән Бәрәскә авыл җирлегеннән Алисә Хисмәтуллина, Яңа Шашы авыл җирлегеннән Динә Гыйниятуллина, Югары Сәрдә авыл җирлегеннән Гөлия Хөснетдинова, Олы Мәңгәр авыл җирлегеннән Гөлзидә Камалова, Комыргуҗа авыл җирлегеннән Алинә Миңләхмәтова, Өҗем авыл җирлегеннән Зифа Вахитова.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдинов җитәкчелегендәге жюри әгъзаларына да гүзәлләрнең гүзәлен билгеләү җиңелләрдән булмады. Кызларның уңган-булганлыгына, тапкырлыкларына ис китәрлек иде. Һәркайсы сәхнәгә ниндидер яңалык, үзгәлек алып чыктылар.

Шунысы шатландыра, гүзәл затларыбызның барысы белән дә горурланырлык. Һәркайсы матур итеп җырлады да, биеде дә, Бәрәскәдән Алисә үзе иҗат иткән шигырен укыды. Кызларның аш-су осталыклары турында аерым бер мәкалә язарлык. Шуңа да бәйгедә һәр гүзәл зат җиңүчеләр булды дисәм дә ялгыш булмастыр. Һәр кайсы аерым номинацияләрдә билгеләнде.

“Иң оста куллы Нәүрүз гүзәле” – Алисә Хисмәтуллина (Бәрәскә), “Иң моңлы Нәүрүз гүзәле” – Зифа Вахитова (Өҗем), “Иң затлы Нәүрүз гүзәле” – Динә Гыйниятуллина (Яңа Шашы), “Иң зыялы Нәүрүз гүзәле” – Гөлзидә Камалова (Олы Мәңгәр), “Иң җор телле Нәүрүз гүзәле” – Гөлия Хөснетдинова (Югары Сәрдә) итеп танылды.

“Нәүрүз гүзәле-2019” исеменә Алинә Миңләхмәтова (Комыргуҗа) лаек булды.
Милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу, пропагандалау һәм популярлаштыру, яшь буынны татар халкының мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә җәлеп итү, үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирүне үз эченә алган максат үтәлде. Бары тик соңгысы гына булмасын.

Гөлнар МӨХӘМӘДҖАНОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*