tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәт “АК БАРС-Мед” белән берлектә “Сәламәт Рамазан” онлайн-марафонын башлый
Нәзарәт “АК БАРС-Мед” белән берлектә “Сәламәт Рамазан” онлайн-марафонын башлый

Нәзарәт “АК БАРС-Мед” белән берлектә “Сәламәт Рамазан” онлайн-марафонын башлый

Уразаның беренче көнендә “Сәламәт Рамазан” Бөтенроссия онлайн-марафоны башланачак. Марафонда катнашып, сез файдалы гадәтләр генә үзләштереп калмыйча, күпсанлы бүләкләр оту мөмкинлегенә дә ия булачаксыз.

Марафонны оештыручы – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты – Коръән мәгънәләренең рус һәм татар телләрендә уникаль тәрҗемәләрен һәм аларның дискларга яздырылган аудиоверсияләрен, рамкалы зур бер плакатка язылган Коръән, шулай ук китаплар сатып алу өчен карта бүләк итәчәк.

Проектның генераль партнеры – “АК БАРС-Мед” иминият компаниясе” ҖЧҖ – җиңүчеләргә check-up (профиль – ирекле) медицина тикшерүенә сертификатлар, “Мобильный доктор” ирекле медицина иминияте полислары һәм спорт җыелмалары бирәчәк.

“Сәламәт Рамазан” онлайн-марафоны ике мәйданчыкта – Инстаграмда Islam-Today.ru порталының рәсми төркемендә һәм “ВКонтакте” төркемендә узачак.

Көн саен аккаунтларда биремнәр белән язмалар дөнья күрәчәк, һәр 10 көн саен саннарны әйләндерү ярдәмендә язма астында бүләкләр уйнатылачак.

“Сәламәт Рамазан” онлайн-марафонында катнашу шартлары һәм тәртипләре белән Инстаграм  социаль челтәрендә @islam_today_huzur аккаунтында танышырга мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*