tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәт рус телендә онлайн-мәдрәсәне эшли башлады
Нәзарәт рус телендә онлайн-мәдрәсәне эшли башлады

Нәзарәт рус телендә онлайн-мәдрәсәне эшли башлады

Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты рус телендә әзерләнүче онлайн-мәдрәсә проектына дәресләр яздыру эшенә кереште. Ислам нигезләрен үзләштерү өчен барлыгы 7 фән буенча дәресләр яздыру планлаштырыла, болар – гакыйдә, тәфсир, сира, фикһ, әхлак, тәҗвид, ислам тарихы. Дәресләрне Татарстан мөселман мәгариф оешмаларының әйдәп баручы мөгаллимнәре алып бара. Рус телендә онлайн-мәдрәсә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан тормышка ашырылачак.

Онлайн-мәдрәсә җир шарының теләсә кайсы почмагында яшәүче рус телле мөселманнарга ислам нигезләре буенча белем алу мөмкинлеген бирәчәк. Башлангыч дини белемне интернет аша алырга мәчетләрдән еракта яшәүчеләргә яки төрле сәбәпләр аркасында мәчет каршындагы курсларга йөрү мөмкинлеге булмаган кешеләргә кулай булачак. Алар дәресләрне үзләре өчен уңайлы вакытта һәм урында алачак.

Рус телендәге онлайн-мәдрәсә беренче татар онлайн-мәдрәсәсе нигезендә әзерләнә. Аны нәзарәт 2021 елда эшләтеп җибәрде. Татар онлайн-мәдрәсәсе бушлай “Татар мәдрәсәсе” исемле мобиль кушымта һәм https://medrese.tatar/ сайты форматында эшли. Ел ярым эчендә әлеге белем бирү мәйданчыгында “шәкертләр” саны 57 360 кешегә җитте.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*