tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрында Шамил Фәрхетдинов әкияте буенча репетицияләр башланды
Тинчурин театрында Шамил Фәрхетдинов әкияте буенча репетицияләр башланды

Тинчурин театрында Шамил Фәрхетдинов әкияте буенча репетицияләр башланды

Тинчурин театры танылган драматург Шамил Фәрхетдиновның театр репертуарына әйләнеп кайтуы турында хәбәр итә.

«29-30 октябрьдә Тинчурин театры балаларга «Тылсымлы арена» дип аталган өр-яңа спектакль тәкъдим итәчәк. Шамил Фәрхетдиновның театр өчен махсус язган әкиятен сәхнәгә яшь режиссер Камил Гатауллин куя», диелгән матбугат үзәге хәбәрендә.

Спектакльдә Тинчурин театрының танылган артистлары Зөлфия Вәлиева, Миләүшә Нәҗмиева, Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов, Гөлназ Нәүмәтова, Илнур Байназаров, Илфак Хафизов, Зөлфәт Закиров, Салават Хәбибуллин һәм башкалар катнаша.

Әкият цирк йолдызлары Мультик, Пультик, Аюхан, Филия, Ишкулла, Юлбатыр кебек җәнлекләр турында булачак.

«Җыр-биюгә һәм бихисап фокусларга бай булган әкият, нигездә, дуслык, хыял һәм яхшылык кебек уңай сыйфат-төшенчәләр хакында сөйли. Шамил Фәрхетдинов әкияте балаларга гына түгел, олылар өчен дә бер үк дәрәҗәдә кызыклы булачак», диелгән хәбәрдә.

Татарстанның атказанган артисты, драматург Шамил Фәрхетдинов 1993 елдан Тинчурин театрында эшли. Тинчурин театрында төрле елларда куелган дистәдән артык спектакль авторы.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*