tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәт волонтерлары мәчетләрдә җомга алдыннан өмә үткәрде
Нәзарәт волонтерлары мәчетләрдә җомга алдыннан өмә үткәрде

Нәзарәт волонтерлары мәчетләрдә җомга алдыннан өмә үткәрде

Бүген күп вакыт ябык торганнан соң Татарстан мәчетләрендә беренче тапкыр җомга намазлары укылды. Дин кардәшләрне каршы алыр алдыннан, имамнар һәм мөхтәсибәтләр хезмәткәрләре мәчетләрне җыештырып, дезинфекция уздырды. Әлеге эшкә шулай ук мөселман ихтыярчылары да җәлеп ителде.

Мисал өчен, кичә, Шәүвәл аеның 12-нче көнендә (4-нче июньдә), Татарстан мөфтиятенең күркәм башлангычы – “Чиста мәчет” акциясе кысаларында чираттагы чистарту-җыештыру өмәсе Казанның “Гаилә” мәчетендә үткәрелде. Аллаһы ризалыгы өчен эшләргә килгән волонтерларны мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин каршы алды. Ул егет-кызларны эш тәртибе белән таныштырып узды, кайбер киңәшләрен бирде. Әлеге мәчеттә беренче тапкыр булучыларга биредә тормышка ашырылучы проектлар хакында сөйләде, мәчет каршында төзелүче Ислам үзәге турында мәгълүмат бирде. Рөстәм хәзрәт, олуг җомга көне алдыннан, мондый өмә үткәрүнең зур әһәмияткә ия булуын билгеләде, өстәвенә бу атнаның җомгасыннан мәчетләр кабаттан үз ишекләрен ача.

Кичке алтынчы яртыда волонтерлар бүленеп эшкә кереште. Эш биредә һәркемгә дә җитәрлек иде: кызлар мәчет эчендә тузаннарны сөртте, тәрәзәләрне, ишекләрне юды, келәмнәрне чистартты. Ә менә егетләргә бу юлы яңа төзелеп килүче объектта тәртип урнаштырырга туры килде. Алар Ислам үзәгенең беренче катын төзелеш калдыкларыннан чистартты. Егетләр носилкаларга салып ватылган кирпечләрне чыгарды, бинада эчке эшләрне башлап җибәрү өчен чисталык булдырды, төзелеш өчен кирәк-яракларын күчерде. Көчле яңгыр яву сәбәпле, ишегалдында эшләр башкарылмады. Өмә барышында егет-кызларның барысы да шәхси саклану чараларыннан – маска-перчаткалардан, махсус эш киемнәреннән эшләде, социаль дистанцияне саклады.

Әлеге башлангычның әһәмияте соңгы вакытта, дөньякүләм катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыять урнашу аркасында һәм күп вакыт ябык торганнан соң мәчетләрне ачу алдыннан тагын да көчәйде. Бүгенге көндә акиянең төп максаты мәчетләрне юу гына түгел, ә вируслы инфекцияләр таралуны булдырмау максатыннан, дезинфекция уздыру да. Барлыгы быел акция башланганнан бирле волонтерлар унлап Казан мәчетендә дезинфекция үткәреп, җыештырды.

“Чиста мәчет” акциясе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2017-нче елдан бирле гамәлгә ашырыла.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*