tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына бурычлар билгеләде
Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына бурычлар билгеләде

Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына бурычлар билгеләде

1нче февральдә, Алексеевск эшчеләр поселогында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте Аксакаллар Шурасының республикакүләм гомуми җыелышы үтте. Утырыш 2022нче елда эшләнелгән эшләргә хисап ясау һәм 2023нче елга эш планын билгеләүгә багышланды.  Утырышны Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов алып барды. Җыелышта Татарстан Аксакаллар шурасының барлык әгъзалары һәм республика имам-мөхтәсибләре катнашты.

Утырышны ачып, мөхтәрәм аксакалларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Шулай ук катнашучыларга Алексеевск районы башлыгы Сергей Анатолий улы Демидов, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Әсгать улы Ногаев мөрәҗәгатьләр белән чыкты. Алар Татарстан мөфтиятенең кыңкырлы эшчәнлегенә, аерым алганда Аксакаллар шурасының яшь буынга рухи тәрбия бирү, дини-милли үзенчәлекләрне, татар телен һәм ислам мирасын саклау, мәгърифәтчелек һ.б. юнәлешләрендә куйган тырышлыкларына югары бәясен бирде.

Утырыш барышында 2022нче елда Аксакаллар шурасы тарафыннан башкарылган эш нәтиҗәләре буенча шура рәисе Айрат хәзрәт Әюповның хисап чыгышы тыңланды. Башкарылган эшчәнлеккә уңай бәя бирелде.

Алга таба аксакаллар Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үзләре өчен бурычлар һәм тормышка ашырырга ниятләнгән планнар хакында сөйләште. Татар-мөселман үзенчәлекләрен саклап калу, татар халкында дини-милли үзаңны үстерү максатында Шура үз алдына бурычлар куйды. Болар арасында: республикадагы мәктәпләр һәм балалалар бакчаларын, шифаханәләрне хәләл туклану белән тәэмин итү, Татарстан югары уку йортларында татар телле белгечләр әзерләү, мөхтәсибәтләрдә эшләнгән татар-мөселман туристик маршрутларның актив эшләтеп җибәрү, мөселман зиратларын тәртиптә тоту кебек өлкәләрдә чаралар күрү. Аксакалларның аерым карары Хәтер көне белән бәйле булды. Җыелышта аны гадәттәгечә Шәүвәл аеның 13 көнендә (3 майда) республика күләмендә барлык мәчетләрдә, ә Казанда “Кол Шәриф” мәчетендә дин, фән, җәмәгать, мәдәният әһелләре һәм барлык теләүчеләр катнашында уздырырга дип планлаштырып куйды. Әлеге һәми башка тәкъдимнәр утырыш резолюциясенә кертелде һәм бертавыштан кабул ителде.

Аксакаллар шурасы утырышында район күләмендә нәтиҗәле эшчәнлек алып барган мөхтәсибләрнең һәм аксакалларның чыгышлары тыңланды. Аерым алганда, Сарман районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Хаков район хакимияте, мөхтәсибәт һәм имамнар тырышлыгы белән балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә хәләл туклануны оештыру тәҗрибәсе турында сөйләде. Арча районыннан килгән аксакал Рәсим хәзрәт Нәбиуллин дини мәгърифәтчелек эшчәнлегенә, Чистай районы аксакалы Фәрит хәзрәт Галимов зиратларны тәртиптә тоту, борынгы кабер ташларын саклап калу тәҗрибәсе белән бүлеште.

Утырыш барышында җитәкчеләргә һәм Шура әгъзаларына рәхмәт хатлары, Нәзарәтнең 30 еллык медальләре тапшырылды.

Бүген барлык имам-мөхтәсибләр һәм аксакаллар шулай ук Алексеевскида төзелүче яңа “Әлфәт” мәчете төзелешен дә карап килде.

Чыганак:dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*