tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев генерал-лейтенант Мусакаев Тәлгать Миңлегали улы белән очрашты
Васил Шәйхразыев генерал-лейтенант Мусакаев Тәлгать Миңлегали улы белән очрашты

Васил Шәйхразыев генерал-лейтенант Мусакаев Тәлгать Миңлегали улы белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев генерал Мусакаев Тәлгать Миңлегали улы белән очрашты.

Тәлгать Миңлегалиевич инде 20 елдан артык кешеләргә риясыз игелек кыла: солдат аналары комитеты берлегендә Армия яшьләре белән кураторлык итә, Эчке эшләр министрлыгы Ветераннар советы белән өлкәннәргә ярдәм күрсәтә, төрле иҗтимагый оешмалар белән бергә ятим балаларга булыша, төрле чаралар һәм бәйрәмнәр оештыра.

Генерал-лейтенант шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында булды һәм БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән дә очрашты.

Мусакаев Тәлгать Миңлегали улы – Эчке эшләр министрлыгы ветераны, “Россия запас офицерлары берлеге” Краснодар крае иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы, казак гаскәрләре запасы генерал-лейтенанты, юстиция полковнигы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*