tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда “Идегәй” дастанын укыр өчен җыелдылар
Башкортстанда “Идегәй” дастанын укыр өчен җыелдылар

Башкортстанда “Идегәй” дастанын укыр өчен җыелдылар

2023 ел Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан “Дастаннар елы” дип игълан ителде.

Шул уңайдан, Башкортстан татарлары халкыбызның онытылып барган шушы иҗат төренә игътибарын юнәлтә.

Кичә, 1 февраль көнне, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге белән берлектә, Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге татар зыялылары клубы әгъзалары “Идегәй” дастанын укыр өчен җыелды.

Әйтергә кирәк, ата-бабаларыбыздан калган бу гадәт – чыра, шәм янында җыелып китап уку, киңәш кору соңгы вакытларда күзәтелми. Анысы аңлашыла да – һәркемнең өендә ут, интернет үткәрелгән.
Тик зыялылар клубы әгъзалары очрашуның мондый форматы фикер алышыр, текстны аңлар һәм гомумән сөхбәт корыр өчен күпкә уңайлы икәнен ассызыклады.

Җыелган кунакларның татар телен белүләре ни дәрәҗәдә булуына карамастан, чиратлап “Идегәй”не укыдылар. Шунысы кызыклы, башлап авыр гына укыганнар да соңыннан телләре “ачылып” китеп, телнең тәмен, мелизмнарын тоеп укуларын дәвам иттеләр. Димәк, очрашу туган телне “шомартыр” өчен дә файдалы булды.

Чарада Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Якубов та катнашып, мондый форматтагы очрашуларның бик кызыклы һәм бүгенге көн җәмгыяте өчен кирәкле булуын әйтеп узды.

Зыялылар клубын оештыручы Нәфисә Акчурина якын айларда “Идегәй” дастаны буенча лекция үткәрүне планлаштыра. Гадәттәгечә, ул лекцияне укырга татар профессоры чакырылган.

Дастан ( фарсы теленнән хикәят) – Якын һәм Урта Көнчыгышта, Көньяк-көнчыгыш Азиядә таралыш алган лиро-эпик характердагы әсәр.

Чыганак: Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*