tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Зәкят” хәйрия фонды Хиҗаб көненә багышланган чара үткәрде
“Зәкят” хәйрия фонды Хиҗаб көненә багышланган чара үткәрде

“Зәкят” хәйрия фонды Хиҗаб көненә багышланган чара үткәрде

1 февральдә Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Хиҗаб көненә багышланган чара үткәрде. Тантанага хатын-кызлар, кызлар, шул исәптән күп балалы гаиләләрдән, үзенчәлекле балалар тәрбияләүче һәм мохтаҗ хатын-кызлар чакырылган иде. Мәҗлестә 30 дан артык гаилә катнашты.

Чараны “Бәхет ачкычы” иҗат төркеменнән алып баручы Ләйсән ханым Ганиева ачып җибәрде, кичә Коръән уку һәм хиҗаб темасына вәгазь белән дәвам итте.

Аннары “Бәхет ачкычы” иҗат төркеме хатын-кызлар өчен – балаклава бизәү һәм кызлар өчен яулык бәйләү буенча мастер-класслар үткәрде.

Мәҗлестә катнашучыларга шоколадтан ясалган фонтан аеруча ошады. Чара азагында кунаклар өчен фуршет оештырылды һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чараны оештыручыларга хатын-кызлар һәм кызлар рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*