tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең “Зәкят” фонды Донецк һәм Луганск качаклары балаларын мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итте
Нәзарәтнең “Зәкят” фонды Донецк һәм Луганск качаклары балаларын мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итте

Нәзарәтнең “Зәкят” фонды Донецк һәм Луганск качаклары балаларын мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итте

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Донецк һәм Луганскидан Казанга килгән һәм вакытлыча яшәү урыннарында яшәүче качакларга гуманитар ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Бүген, сафәр аеның 12нче көнендә, (28нче августта), Казанның дүрт вакытлыча яшәү урыннарында һәм Яшел үзән районының бер яшәү урынында торучы качакларның балалары якынлашып килүче Белем көне уңаеннан уку кирәк-яраклары һәм мәктәп букчалары алды. Президент грантлары фонды ярдәме белән 41 балага мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.

Иртәгә, 29нчы августта, Чаллы шәһәренең ике вакытлыча яшәү урыннарында яшәүче качакларның беренче сыйныфка баручы 20 укучысы канцелярия әйберләре һәм мәктәп букчалары алачак.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*