tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәттә Халыкара Коръән уку бәйгесе алдыннан хөкемдарлар коллегиясе җыелды
Нәзарәттә Халыкара Коръән уку бәйгесе алдыннан хөкемдарлар коллегиясе җыелды

Нәзарәттә Халыкара Коръән уку бәйгесе алдыннан хөкемдарлар коллегиясе җыелды

Бүген, шәүвәл аеның 15нче көнендә (16нчы майда), Татарстан мөфтияте бинасында Халыкара Изге Коръән уку бәйгесенең хөкемдарлар коллегиясе утырышы үткәрелде. Әлеге җыелыш жюри рәисе, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дәүләт башлыгының Коръән буенча комитет җитәкчесе, шәех Мәэмүн Шәәбән Хәлил әр-Рави җитәкчелегендә узды. Утырышта эшендә фикер алышуда жюри әгъзалары – Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Халыкара фикһ ислам академиясенең Фәтвалар идарәсе (IIFA) җитәкчесе, доктор Мөхәммәд Мостафа Шүәйб (Җиддә, Согуд Гарәбстаны), Төркия Республикасының Дин эшләре буенча Президиум әгъзасы, Коръән мүсхәфләренә күзәтү ясау һәм декламация советы әгъзасы Йәшәр Җүхәдәр катнашты.

Беренче эш итеп Мәэмүн Рави Коръән уку бәйгесенең төп шартларын искә төшерде, катнашучыга булган таләпләрне игълан итте. Конкурс комиссиясе һәрбер конкурсантка 5 сорау-биремнән торган билет һәм чыгыш ясау өчен иң күп дигәндә 20 минут вакыт бирелүен билгеләде. Бәяләү критерийларына килгәндә, беренчедән – Коръәнне ятлау (хифз), икенчедән – тәҗвид хөкемнәре, өченчедән – өстәмә сорау буларак, мәкам (тавышның матурлыгы) буенча бәяләү булачак.

Мәэмүн Рави жюри әгъзаларына үз тәҗрибәсеннән чыгып төрле дәрәҗәдәге Коръән бәйгеләренә җитәкчелек итүдән мисаллар китерде. Ул катнашучыларның чыгышларына ачык, төгәл һәм дөрес итеп бәя бирү буенча тәкъдимнәре белән бүлеште. Казанда узучы Халыкара Коръән бәйгесе читтән торып катнашырга мөмкин булуы белән үзенчәлекле. Жюри әгъзалары онлайн рәвештә чыгыш ясаучыларга таләпләр куйды. Онлайн чыгыш ясаучылар аерым бәяләнәчәк. Жюри ике көн дәвамында ир-ат һәм хатын-кыз катнашучыларның чыгышларын тыңлаячак.  Бәйгедә катнашучылар 18-30 яшьтә һәм Изге Коръәнне яттан белүләрен раслый торган таныклыкка һәм үзләре даими яши торган илнең дини идарәсе яки гомумтанылган ислам үзәге яки оешмасы исеменнән бирелгән рәсми хатка ия булырга тиеш.

Гаризалар кабул итү кампаниясе чорында Евразиянең һәм Африканың 25 иленнән 70тән артык заявка алынды. 30 чит ил катнашучысы һәм Россия субъектларыннан 20 кеше сайлап алу турын үтте. Алар – Буркина-Фасо, Мисыр, Индонезия, Пакыстан, Бөекбритания, Уганда, Алжир, Төркия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Палестина, Йәмән, Бәхрәйн, Чад, Нигер, Конго Республикасы, Ливия, Кот-д’Ивуар, Того, Гвинея, Катар кебек илләрдән.

Бәйгедә Россия Федерациясеннән Дагыстан, Чечня, Татарстан, Башкортостан, Кырым Республикалары вәкилләре катнашырга теләк белдергән. Конкурста Татарстан данын 3 егет һәм 3 кыз яклый.

Әлеге бәйге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үтә. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы. Бәйгене уздыруда шулай ук Яшьләр дипломатиясе академиясе, “Сәләт” Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды, Татарстан мөфтияте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе дә катнаша. Халыкара чара “Казан – Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы 2022” халыкара программасы һәм Идел буе Болгарстаны тарафыннан ислам кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырыла.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*