tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәттә Казыйлар шурасы утырышы узды
Нәзарәттә Казыйлар шурасы утырышы узды

Нәзарәттә Казыйлар шурасы утырышы узды

23нче ноябрьдә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Казыйлар шурасының чираттагы утырышы үткәрелде. Утырышта Татарстанның барлык төбәк казыйлары катнашты. Дин әһелләре көн тәртибендә халыктан килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрне тикшерделәр, “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә”нең тулыландырылган басмасын әзерләү һәм “Татар-мөселман исемнәре” китабын нәшриятка тапшыру буенча фикер алыштылар. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әлеге басмаларны нәшер итүнең мөһим булуын гаилә кыйммәтләрен һәм татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау әһәмиятеннән чыгып аңлатты һәм гаиләне саклау буенча рухи-тәрбия бирү эшчәнлеген мөхтәсибәтләрдә киң җәелдерү буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау уңаеннан фикер алышулар дөньякүләм билгеле мөселман галимнәре катнашында Татарстан казыйлары өчен махсус дәрестә дә дәвам итәчәк. Әлеге курслар мөселман гаиләләре эчендә конфликтларны хәл итү тарихын, теориясен һәм практикасын өйрәнүгә багышланган. Мөселман гаиләләре арасында гаилә бәхәсләре, хуҗалык мөнәсәбәтләренә кагылышлы хокукый мәсьәләләр белән бәйле низаглар һ.б. өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Курсларның актуальлеге дин әһелләрен конфликтларны дөрес җайга салырга, медиация мәсьәләләрен дөрес алып барырга өйрәтү, кешеләрне тыныч килешүгә китерү һ.б. белән аңлатыла. Россия ислам институты базасында Татарстан мөфтияте белән бергәлектә оештырылган әлеге курслар өчен казыйлар мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм аның урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшинга зур рәхмәтләрен белдерделәр. Курсларның нәтиҗәләре буенча чираттагы Казыйлар шурасы утырышын 2022 елның 17 гыйнварында Буа шәһәрендә үткәрү планлаштырыла.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*