tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә багышланган конференциядә катнашты
Данис Шакиров Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә багышланган конференциядә катнашты

Данис Шакиров Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә багышланган конференциядә катнашты

Бүген, 24 ноябрьдә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров “Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми кабул итүнең Евразия киңлегендә мөселман өммәтенең алга таба үсешенә йогынтысы” дигән VII Бөтенроссия фәнни конференциясе эшендә катнашты.

Онлайн- очрашуның модераторы Татарстан Республикасының Изге Коръән һәм сөннәт өйрәнү үзәге директоры Фәрит хәзрәт Салман булды.

Конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

“Бүгенге көндә, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегендә Ислам динен кабул итүнең 1100-еллыгына багышланган чаралар планы Россия төбәкләрендәге Диния нәзарәтләре, дини оешмалар белән берлектә билгеле бер калыпка китерелде. Шулай ук, киләсе елда уздырылачак чараларда милли тормыш һәм дин мәсьәләләренең бергә үрелеп баруы мөһим”, -дип билгеләп үтте Данис Шакиров.

Конференция ачылышында Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Россия Федерациясе Ислам мәгарифе советы рәисе, Россия ислам институты ректоры, профессор Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин һ. б. чыгыш ясадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*