tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәттә Казыйлар шурасы утырышы узды
Нәзарәттә Казыйлар шурасы утырышы узды

Нәзарәттә Казыйлар шурасы утырышы узды

12-нче июльдә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Казыйлар шурасының чираттагы утырышы үткәрелде. Җыелышта катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Мөфти дин әһелләрен якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән тәбрикләде, Казыйлар шурасы тарафыннан 2021 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эш нәтиҗәләре белән танышты һәм якын киләчәккә план-бурычлар билгеләде. Җәлил хәзрәт казыйлар тарафыннан татар-мөселман исемнәре сүзлеге әзерләнеп, “Хозур” нәшриятына тапшырылуын искә төшерде. Баш казый шулай ук Корбан гаете уңаеннан кабул ителгән карарларны вакытында республика мәхәлләләренә, имамнарга, халыкка җиткергәне өчен мөхтәсибләргә рәхмәтен җиткерде. Корбан гаете намазы кояш чыгып 30 минут узгач укылачак, корбан чалу өч көн – 20, 21, 22 июль көннәрендә башкарылачак. Корбан нисабы күләме 36 000 сумны тәшкил итә. Мәчетләрдә бәйрәм намазлары, шулай ук корбан чалу гамәлләре коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу чараларын күреп үткәреләчәк.

Алга таба утырышта сүз никах һәм талак, аерылышканнан соң мал-мөлкәтне бүлү мәсьәләләрен карауга багышланды. Махсус лекция белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының җаваплы сәркатибе, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев чыгыш ясады. Нәтиҗәләр ясап, гаилә кыйммәтләрен саклау, яшь буынга тәрбия бирү, яшүсмерләр өчен дини дәресләр алып бару буенча үтемле фикерләр яңгырады. Җәлил хәзрәт катнашучыларны 25 июль көнне Балтач районы Борбаш авылында узачак Мөселман балалар сабантуена чакырып, әлеге чараның балалар арасында ислам кыйммәтләре таратуның матур бер үрнәге булып торуын ассызыклады.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*