tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәттә Коръән-хафизларга Шәһадәтнамә тапшыру комиссиясе эшли башлады
Нәзарәттә Коръән-хафизларга Шәһадәтнамә тапшыру комиссиясе эшли башлады

Нәзарәттә Коръән-хафизларга Шәһадәтнамә тапшыру комиссиясе эшли башлады

Татарстан мөфтие хәер-фатыйхасы һәм тәкъдиме белән, Рамазан аеннан соң Татарстан мөфтиятендә Коръән-хафизларга шәһадәтнамәләр тапшыру комиссиясе эшли башлады. Әлеге комиссияне булдыруның төп максаты – республикадагы Коръән-хафизларның санын белү, аларның әзерлек һәм белем дәрәҗәләрен тикшерү, хафизлыкка ирешүләрен документ белән раслау. Шулай итеп, нәзарәт комиссиясе елына ким дигәндә бер тапкыр җыелып, Коръәнне тулысынча ятлаучылардан имтиханнар кабул итәчәк. Димәк, хәзер Коръән-Кәримне үзлегеннән ятлаучылар өчен дә имтихан тапшырып шәһадәтнамәле булу мөмкинлеге тудырыла.

Комиссия каршында хатасыз, бернинди кимчелекләрсез, барлык кагыйдәләр буенча Коръәнне яттан теләсә кайсы урыннан укып күрсәтеп, имтиханны уңышлы тапшыручылар Коръәнне ятлау турында нәзарәт шәһадәтнамәсенә лаек була. Комиссия каршында ир-атлар һәм хатын-кызлар имтихан тота ала. Имтихан комиссиясе составында – Коръән-хафизлардан торган нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре, дини уку йортларында хезмәт куючы остазлар. Комиссиянең рәисе – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлекнең баш белгече Илнур хәзрәт Хәйруллин. Шәһадәтнамәләр тапшыру барышында нәзарәттә Коръән-хафизлар буенча мәгълүмат базасы булдырылачак, ә бу исә, үз чиратында, Рамазан айларында тәравих намазларын алып бару өчен үзебезнең төбәк, ил хафизларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Кичә, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең көндезге бүлек шәкертләренә дипломнар тапшыру белән беррәттән, уку йортының тәхфиз (Коръән ятлау) бүлеген уңышлы тәмамлаган 7 укучыга Коръәнне ятлау турында шәһадәтнамәләр бирелде. Алар, өч ел дәвамында Коръән ятлау белән беррәттән, махсус комиссия каршында имтихан тотты. Шәһадәтнамә Хафс риваяте буенча Гасыйм кыйраәтендә Коръәнне укып, тәҗвид кагыйдәләре белән сөйләп ятлауны төгәлләгәнен раслый. Шәһадәтнамә гарәп һәм татар телләрендә языла һәм ул Татарстан мөфтие һәм комиссия рәисе имзалары белән беркетелә, мөфтият мөһере куела.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*