tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәҗибә Ихсанова иҗат кичәсе узды
Нәҗибә Ихсанова иҗат кичәсе узды

Нәҗибә Ихсанова иҗат кичәсе узды

Татарстан Республикасы милли китапханәсе һәм Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының уртак проекты “Театр кунакханәсе”ндә 21 апрельдә кунакта Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Г.Тукай премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанова булды.

Очрашу искиткеч җылы үтте, Бу аның  беренче мизгелләреннән алып баручылар: Камал театры музее җитәкчесе Луара ханым Шакирҗанова һәм Милли китапханә хезмәткәре Фирдәвес ханым тырышлыгы белән тудырылды кебек.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев актрисаның иҗатына югары бәя биреп, аның мәрхүм ире Туфан Миңнуллин белән бәйле уртак истәлекләре белән уртаклашты.

Нәҗибә Ихсанованың сәхнәләш дусты актриса Наилә Гәрәева, авылдашы һәм сабакташы Әзһәр Шакиров җылы сүзләре кичә атмосферасын нәкъ өйдәгечә итте.

Камал театры артистлары чыгышлары да чарага килгән җәмәгатьнең күңеленә хуш килде.

Былтырның көзендә “Таттелеком” җәмгыятенең генераль директоры Лотфулла Шәфигуллинның зур ярдәме белән Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакировның туган авылы урынында истәлекле стелла куелган иде, авыл зираты да төзекләндерелде. Шушы матур вакыйга турында шагыйрь Рөстәм Закуанов сөйләде.

Кичәне тагын да ямьләндерес Нәҗибә Ихсанова һәм театрның яшь артисты Алмаз Гәрәев данлыклы “Гөргөри кияүләре”ннән (Туфан Миңнуллин әсәре) матур гына өзек уйнап күрсәттеләр.

“Театр кунакханәсе”ндә чираттагы очрашу 19 майда халкыбыз иң популяр артистларының берсе – Равил Шәрәфиев белән очрашу үтәчәк. Җәйге яллардан соң яңа сезон Туфан Миңнуллинга багышланган кичә белән башланып китәчәк дип ниятләп торалар оештыручылар.

Фотолар Фэйсбуктагы Камал театры сәхифәсеннән алынды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*