Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Нәҗибә Сафина: “Президентның мөрәҗәгатенә сабыйларча сөендем”
Нәҗибә Сафина: “Президентның мөрәҗәгатенә сабыйларча сөендем”

Нәҗибә Сафина: “Президентның мөрәҗәгатенә сабыйларча сөендем”

– Утыз гына ел йодрыгымны йомарлап, җае чыкканда да, чыкмаганда да: “Милли мәгарифне сакларга, үстерергә кирәк!” – дип бар көчемә кычкырып йөрдем. Бүген шул ук фикерләрне Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов авызыннан ишеттем. Республика җитәчесенең мөрәҗәгатенә сабыйларча сөендем.

Халкыма өметемне беркайчан да югалтмадым. Гел зур ышаныч белән яшәдем. “Соң булса да, уң булсын”, – ди безнең акыллы халык. Без дә шулай диик. Кемнәрдер моны Президентның сайлауалды кампаниясенең бер хәрәкәте дияр, тик үзем алай уйламыйм. Бу мөрәҗәгать – Президентыбызның милли җанының уянып тавыш бирүе, бабалары рухының да авазы, милләте каршындагы җаваплылыкның тагын да артуы.

Хәерле сәгатьтә булып, киләчәктә бу сүзләрнең тормышка ашуын да күрергә язсын иде. Ә моның өчен Президентка һәрберебез кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тиеш дип уйлыйм, – ди шагыйрә Нәҗибә Сафина.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*