tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәҗип Нәккашның күргәзмәсе халкыбызның олылыгын күрсәтә
Нәҗип Нәккашның күргәзмәсе халкыбызның олылыгын күрсәтә

Нәҗип Нәккашның күргәзмәсе халкыбызның олылыгын күрсәтә

Татар халкының талантлы уллары аның йөзен билгели. Гомерен халкыбызның тарихын, әдәбиятын, нәгыш сәнгатен өйрәнүгә багышлаган әдәбият галиме, нәкышчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге иясе, Татарстанның рәссамнар берлеге, һөнәрчеләр пулаты, РФ каллиграфлар милли берлеге әгъзасы Нәҗип Фәйзерахман улы Исмәгыйлевнең (Нәҗип Нәккашның)70 яше һәм иҗатына 30 ел тулуга багышланган затлы күргәзмәдә халкыбызның олылыгына тагын бер кат инандык.

Нәҗип абый Нәккаш — каллиграфия сәнгате остасы, хаттат. 400дән артык шамаил эшләгән. Шамаилләрендә – Коръән аятьләре, Мөхәммәт пәйгамбәр хәдисләре, хәзерге заман вакыйгалары урын алган. Шамаилләр буенча үткәрелгән күргәзмәләрдә, Россиякүләм проектларда гына да данлыклы шәмаильче 40 тапкыр катнашкан , 20тапкыр шәхси күргәзмәсен оештырган. Чит илләрдә дә күргәзмәләре булган.

Бүгенге тантана да юкка гына данлыклы мәчеттә узмады, Нәҗип абыйның Кол Шәриф мәчете диварларында төсле пыялага язылган 5 шамаиле эленгән.

Шамаилләр тупланмасы, Лениногорск шәһәре, Зәй районы Шәңгәлче авылы мәчетләренең бизәлеше өчен күренекле остага Г.Тукай исемендәге премия дә бирелә.

“Традицияләр яңарышы”дип аталган күргәзмәдә Нәҗип Нәккаш эшләгән тугралар, шамаильләр белән беррәттән “Татар милләтенең бөек шәхесләре” дигән сериядән Ризаэддин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗани, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай кебек данлыклы улларына аталган яңа эшләр дә куелган иде. Күренекле нәгышчының күргәзмәсендә катнашып, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Кол Шәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Казан Кремле музей-тыюлыгының директоры Зилә ханым Вәлиева һәм без дә үз фикерләребезне җиткердек.

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*