tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нигеземә кайтып барам
Нигеземә кайтып барам

Нигеземә кайтып барам

Түбән Новгород өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе районара “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы һәм “Туган як” газетасы белән берлектә мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында “Нигеземә кайтып барам” дигән конкурс игълан иткән иде.

Конкурсның шартлары буенча “Татарстанга 100 ел”, “Сабантуй мизгелләре”, “Татар халык әкиятләре” һәм “Түбән Новгородка 100 ел” номинацияләрендә төрле формада – рәсем, кул эшләре, чигү, бәйләү, сәхнә күренеше, фото, видео, эссе һ.б. формаларда эшләр тапшыру таләп ителә. Әмма эпидемиологик вазгыятькә бәйле сәбәпләр аркасында, әлегә аларның фотолары гына җибәрелә.

Шунсы шатландыра – балалар тәрбиячеләр, укытучылар, әти-әниләре белән бергәләп конкурста бик актив катнаша һәм дистәләгән кул эшләре, ресемнәрнең фотолары килде, эсселарның берсен – Зур Рбишча мәктәбенең 11 класс укучысы Айгөл Якупованың эшен “Туган як”ның үткән санында бастырдык. Татар Моклокасы мәктәбе укучылары китапханәче Венера Якупова җитәкчелегендә татар халык әкиятләре буенча тулы бер видео төшергәннәр. Кул эшләре арасында искиткеч композицияләр дә бар. Бигрәк тә Кочко-Пожар, Сафаҗай, Петрякс балалар бакчалары зур активлык күрсәтә, Камка балалар бакчасы, Яндавишча клубы, Рус Пожары (анда Кочко-Пожар балалары укый), Богородск (биредә Анды һәм Мөтеравыл балалары белем ала), Татар Моклокасы мәктәпләреннән дә матур эшләр килде.

Бүтән укыту-тәрбия йортларыннан да эшләр көтеп калабыз, ә барлык катнашучы балаларга, аларның җитәкчеләренә зур рәхмәт белдерәбез. Әлбәттә, тормышлар үз көенә кайткач, күргәзмә оештырып, җиңүчеләрне,  барлык катнашучыларны тантаналы рәвештә бүләкләрбез, ә әлегә кайберләрен газета битләрендә бастырырга булдык.

Шуны да искәртеп үтәбез – эшләрне кабул итү 15 ноябрьгә кадәр озайтыла.

                                                            Наилә Жиһаншина

                                                                  районара “ Ак калфак “ татар хатын-кызлар оешмасы кураторы. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*